Авыл хуҗалыгының киләчәге- сезнең кулларда: Технология техникумының чыгарылыш бәйрәменнән репортаж
Актаныш технология техникумы районыбызда авыл хуҗалыгы тармагына иң кирәкле белгечләр әзерләүче һөнәри уку йорты.
Бүген, 29 июнь көнне бәйрәмчә бизәлгән Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда 2022-2023 нче уку елының чыгарылыш студентларын олы тормыш юлына озату тантанасы булды. Бәйрәмдә техникумның чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче ресурс үзәктә 2020-2021 уку елында 339 студент белем алган, шуларның 80е бүген һөнәри белем биргән уку йорты белән саубуллашты. Кичәге студентлар- бүгенге яшь белгечләр "Техник-механик", "Повар-кондитер", "Тракторчы-машинист", "Хисапчы" дипломнарына ия булдылар.
Өч ел эчендә республикабызда гамәлдә булган "Топ-50" һөнәрләре буенча укыту техникумның төп максаты,- дип белдерде техникум эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән таныштырганда директор Ландыш Шәмсунова.
Техникум һөнәри белем бирү чикләрен киңәйтә, хәзер биредә сигез төрле юнәлеш буенча уку-укыту процессы бара. Яңа уку елыннан "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү", "Повар-кондитер", "Хисапчы" һәм яңалык- "Тракторчы- машинист" белгечлеге урынына "Авыл хуҗалыгы остасы" белгечлеге буенча укыту оештырылачак.
Актаныш технология техникумы иң заманча ысул, методикалар белән белем бирүне елдан –ел камилләштерә. Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортлары белән килешүләр төзелгән иде. Казан Дәүләт аграр университеты, Тимирясев исемендәге Казан инновацион университетында да кызлар-егетләр белгечлекләре буенча укуларын дәвам итә. Чаллы шәһәрендәге югары уку йортларына бюджет урыннарына укырга керү мөкинлеге тудырылган.
Чыгарылыш студентларын олы юлга озату бәйрәменә килгән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов техникум укытучыларына үзенең Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүгенннән яшь белгечләр рәтен тулыландырган кызларга-егетләргә уңышлар теләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән бергә хуҗалык җитәкчеләре дә бүгенге чыгарылыш бәйрәменең мөхтәрәм кунаклары итеп чакырылган иделәр. Җитәкчеләр студентларны бүгенге матур, истәлекле көн уңаеннан изге сүзләрен ирештереп, бүләкләрен тапшырдылар.
Тантаналы чарада уку алдынгылары, техникум тормышында актив катнашкан студентлар, бәйге-ярыш, фестивальләрдә зур уңышларга ирешкән укучылар да хөрмәтләнде.
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев