Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Томскиның Губернатор лицеенда эшлекле сәфәрдә булды

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева- Хәмитҗанова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Томск шәһәренә эшлекле сәфәрдә катнашты.

Татарстан Республикасы делегациясенең Томскига эш визиты Татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. 

Үзәк үзешчән милли татар халык иҗатының барлык жанрларын үстерә һәм популярлаштыра: мәдәният, традицияләр, тел, милли гамәли сәнгать, вокал, хореография, музыкаль үзешчән иҗат, татар халкының әдәби, музыкаль мирасын пропагандалый, борынгы бәйрәмнәрне, традицияләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, туйларны торгызу буенча зур эш алып бара, туган як тарихы белән таныштыра. Монда шулай ук Томск татарлары тарихы музее, 15 иҗади берләшмә һәм түгәрәк эшли, аларда 6 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге төрле яшьтәге кешеләр үзләренең иҗади сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнәләр.

- Республика делегациясе составында Томск өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган чара бик зур масштабта әзерләнгән иде.

Милли-мәдәни чараларда катнашудан тыш Томск өлкәсенең Светлый поселогында урнашкан Губернатор лицееның эшчәнлеге белән таныштым. Губернатор лицееның алдынгы эш тәҗрибәсе, инновацион мәйданчыкларыннан үзебезгә яраклылары зур кызыксыну уятты. Киләчәктә әлеге уку йорты белән хезмәттәшлек тә булдырырбыз дип уйлыйм, -ди эш сәфәреннән әле генә кайткан Венера Хәева -Хәмитҗанова.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев