Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЧУЛПАН ШӘРИПОВА: 13 укытучы арасында беренче урынны яуладым

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова «Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары, татар теле буенча Халыкара олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм күрсәтү» грант конкурсында катнашып җиңү яулады.

Җиңүче райондашыбызны тәбрикләп үзе белән элемтәгә чыктык:

-  "Татар теле һәм әдәбияты фәненнән Республика һәм халыкара олимпиадаларында җиңүчеләр әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү" грант конкурсын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр уздырды. Әлеге бәйге республикада иң күп олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары әзерләүче укытучылар өчен үткәрелә. Конкурста 52 укытучы катнашкан. Аларның 13е генә җиңү яулаган. Быелгы бәйгедә мин беренче урын яуладым. Бик сөендем әлеге хәбәрне ишетеп,- дип, куанычы белән уртаклашты безнең белән Чулпан Шәрипова. 

 

 

          Чулпан Шәрипованың татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика фән олимпиадаларының йомгаклау этабында, Халыкара олимпиадада - 17 укучысы, Себер һәм Ерак Көнчыгыш туган телләр регионара олимпиадасында - 6 укучысы(шуларның берсе абсолют җиңүче) җиңү яулаган. 

          Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан тыш Саба районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган интернат-мәктәбе, Арчаның 6нчы урта мәктәбе, Балтач районының Норма урта мәктәбе, Казанның 121нче лицее, Әлмәтнең 1нче гимназиясе, Мамадышның 2нче лицее, Саба районының Эзмә урта мәктәбе, Лениногорск районының Урмышлы төп мәктәбе, КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясе, Кайбыч районының Федоровский урта мәктәбе, Әгерҗе районының Исәнбай урта мәктәбе һәм Кукмараның 3нче урта мәктәбе туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары да грантка лаек булган.

              Җиңүчеләр 115 мең сум күләмендә грант алачак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев