Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укытучыларның август киңәшмәсен каршылап: Башлангыч сыйныфта бүгенге вазгыятьтә ничек белем һәм тәрбия бирергә?

Һөнәрләрнең бар җайлысы, һөнәрләрнең бар яхшысы, һөнәрләрнең бар авыры... Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче.

 

      15 нче август көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә районның башлангыч сыйныф укытучыларының “Укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдә башлангыч класс педагогларының һөнәри компетентлыгын формалаштыру” дигән темага киңәшмә узды. Кинәшмәдә 107 укытучы катнашты. Эшлекле сөйләшүне Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Имамова Роза Әсгать кызы алып барды. Ул 2024-2025 нче уку елына планлаштырган эш планы белән укытучыларны таныштырды. Утырышта узган уку елына йомгак ясалды, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде. Укытучыларның әзерлекле чыгышлары, мастер-класслары киңәшмәгә тагын да җанлылык өстәде. Патриотизм, сәләтле балалар белән эшләү, бәйгеләрдә катнашу, уку-укыту яңалыклары, үзбелемне күтәрү юллары кебек темалар ассызыклап үтелде. 

      Укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Боларның барысына да бары тик өзлексез укыганда, квалификацияне күтәрү юнәлешендә эшләгәндә, менә шундый эшлекле киңәшмәләрдә катнашканда гына ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев