«Умырзая» бакчасы нәниләре төбәкара «Яшь оста» чемпионатының республика этабында җиңде
14 февраль көнне «Умырзая» балалар бакчасында Vll төбәкара «Яшь оста» чемпионатының республика этабы узды.
"Мәктәпкәчә тәрбия" компетенциясендә Мөхәммәтдинова Регина " Балаларны тынлый һәм ишетә белү" номинациясендә җинүче (остазы Салахова Эльвира Бәһрәм кызы),
'Ресторан сервисы" компетенциясендә Саетова Эллария "Зур өстәлнең кечкенә дизайнеры" номинциясенндә (остазы Шәйдуллина Энҗе Фәнис кызы) җиңү яуладылар.
'Яшь оста' чемпионаты- мәктәпкәчә яшьтәге балаларнын төрле һөнәрләрдә башлангыч һөнәри осталык күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә. Һәр баланың үз көчен төрле компетенцияләрдә сынап карарга, ә аннары үз сәләтләрен камильлләштерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
Балаларны, әти-әниләрне һәм остазларын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев