Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Умырзая” балалар бакчасында төбәкара семинар узды

“Умырзая” балалар бакчасында “Педагогларның ата-аналар белән үзара эшчәнлегенең психологик-педагогик нигезләре” темасы астында төбәкара семинар узды.

             Чарада Актаныш һәм Мөслим районы балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләре, тәрбиячеләр һәм белгечләр катнашты. Семинарда Яр Чаллы шәһәренең 95 нче санлы “Балкыш” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлсияр Рәис кызы грант эшчәнлеге, документ тутыру турында бөртекләп сөйләде. Үзләре нәшер иткән методик китапларны чарада катнашучыларга бүләк итте.

            Семинарның икенче өлешендә психологик КВН да катнашып, педагоглар төрле ситуацияләр чиштеләр, тематик, интерактив сорауларга җавап бирделәр. Семинар киләчәктә эшлекле, дәвамлы булса иде дигән теләктә тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев