Ветеран укытучыларга — ихтирам һәм рәхмәт
Мәгариф яңалыклары

Ветеран укытучыларга — ихтирам һәм рәхмәт

Актанышның 1нче урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан хезмәт ветераны булган укытучыларны хөрмәтләделәр.

1 октябрьдә мәктәп ишекләре күп еллар дәвамында балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучылар өчен кабат ачылды. Кунакларны бәйрәм чарасында җылы очрашу һәм ихлас теләкләр көтеп торды.

Хөрмәтле ветеран укытучыларга Өлкәннәр көне уңаеннан рәхмәт сүзләре җиткерелде. Алар гомерләренең иң матур елларын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, хезмәттәшләре белән иңгә-иң куеп эшләде, мәктәпнең район һәм республика күләмендәге уңышларына зур өлеш кертте.

Ветераннарның бай тәҗрибәсе, зирәк киңәшләре һәм хезмәт юлы бүгенге укытучылар һәм укучылар өчен дә үрнәк булып тора. Аларның фидакарь хезмәтенә, игелекле эшләренә ихлас рәхмәт белдерелде.

Очрашу укучылар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Мәктәпнең актлар залында җылы, ихлас мохит хөкем сөрде. Соңыннан кунаклар чәй табыны артында аралашып, мәктәп елларын искә алды һәм истәлекләре белән уртаклашты.


Нет комментариев