Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш хоккейчылары Татарстан беренчелегендә чемпион калды (+ФОТОЛАР)

Безнең «Лачын» спорт мәктәбе кызлары хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калдылар! Уку елы дәвамында бара торган хоккей буенча Татарстан беренчелегенең кызлар арасындагы турниры кичә төгәлләнде. Безнең Актаныш хоккейчылары аннан җиңү белән кайтты! 2004-2005 елгы кызлар арасында барган бәйгеләрдә безнекеләр баштан ук кыю чыгыш ясап, максатчан рәвештә җиңү өчен көрәштеләр. Остаз...

Безнең «Лачын» спорт мәктәбе кызлары хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калдылар!
Уку елы дәвамында бара торган хоккей буенча Татарстан беренчелегенең кызлар арасындагы турниры кичә төгәлләнде. Безнең Актаныш хоккейчылары аннан җиңү белән кайтты!
2004-2005 елгы кызлар арасында барган бәйгеләрдә безнекеләр баштан ук кыю чыгыш ясап, максатчан рәвештә җиңү өчен көрәштеләр. Остаз Юрий Ерошенков карамагында шөгыльләнүче бу команда узган ел мәртәбәле бу турнирны II урында тәмамлаган булса, быел инде алдан ук чемпион калачакларына ышанып уйнадылар. Әмма уеннар җиңел булмады. Казан командасы белән финалда уеннары гына да ни тора. Үзләреннән өлкәнрәк һәм шәһәрчә усал, кайнар кызлар белән ярыш авыр барды. Шуңа кармастан, соңгы нәтиҗәләр буенча безнекеләр барыбер өстен чыкты. Казан командасы - II, Кама Аланы III урында.
Җиңеп кайткан кызларны кичә хакимият бинасы алдында шарлар тоткан әти-әниләр, районның спорт бүлеге җитәкчеләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова каршы алдылар. Арыган, алҗанган, әмма шат елмайган кызларны котлап, чәчәкләр тараттылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов кызларны Актанышның тантаналар залында 13 март көнне тәбрикләячәк. Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газтеасының 18 санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев