Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаң кайда йөри, ана?

Әллә картаям инде... Нигәдер бу арада еракта калган, аксыл томаннарга уралып күздән югалган балачагыбыз, үсмер елларыбыз хакында еш уйланам кебек. Хәзерге замана үсмерләренә карыйм да, безнең балалык чорыбыз бөтенләй башка төрле булган икән дим. Компьютерсыз, тәмәкесез, аракысыз, сырасыз... Ал тасмалы, китаплы иде ул... Капка төбендәге чирәмдә йөгереп йөргән сап-сары бәбкәләре,...

Әллә картаям инде... Нигәдер бу арада еракта калган, аксыл томаннарга уралып күздән югалган балачагыбыз, үсмер елларыбыз хакында еш уйланам кебек.
Хәзерге замана үсмерләренә карыйм да, безнең балалык чорыбыз бөтенләй башка төрле булган икән дим. Компьютерсыз, тәмәкесез, аракысыз, сырасыз... Ал тасмалы, китаплы иде ул... Капка төбендәге чирәмдә йөгереп йөргән сап-сары бәбкәләре, әбәкле, качышлы уеннары белән матур иде. Урам тутырып көтү кайтканнан соң, капка төбенә җыелып дөнья яңалыкларын бүлешүче ак яулыклы әбекәйләр, чигүле түбәтәйле бабыкайлар белән ямьле иде... Алар сүзенә колак сала-сала ашаган көнбагышның тәмлелеге!..
Кызганыч, бүген күпчелек бала мондый рәхәтнең ни икәнен белми. Кыргыйлашып барабыз шикелле. Ата-баба кыйммәте югала... "Яшәвебез балалар өчен!", "Иң яхшысы -балаларга!" дия-дия газизләребезне упкын читенә таба тәгәрәтүебезне сизмибез, ахры. Күп кенә өлкәннәр авызыннан: "Яшьләр хәзер артык рәхәт яши: ашарга - өстәл тулы, киемнәрнең дә иң затлысын гына кияләр, әти-әниләре эшләтү ягында түгел үзләрен - әлбәттә, майларына чыдаша алмыйлар!" - кебегрәк ачулы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хаклык бар түгелме соң әлеге сүзләрдә? "Иң яхшысы - балаларга" дигәнне әллә шулай аңлыйбызмы?
Үзе фәлән ел элек алган күлмәге белән йөрсә йөри, соңгы акчасына булса да улына я кызына затлы кием ала ана. Үзе ашамаса ашамый, ә иң тәмлесе - газиз йөрәк парәсенә. Кызу кояш астында үрмәләп булса да бакчадагы чүбен утый, иң мөһиме - төнозын кайдадыр йөреп кайтып, әле һаман башын мендәреннән аера алмаган балакаеның гына йокысы туйсын! Кызык, элегрәк бала күңелендә ата-ананы хөрмәт итү, аңардан курку хисе яшәсә, бүген исә киресенчә сыман: күп кенә гаилә бәгырь җимешенең "дирижерлык" таягына бии...
Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышында еш катнашырга туры килә. Бирегә чакырылучы үсмерләрнең күпчелеге - кичен тиешле вакыттан соң урамда йөрүчеләр. Башын югары тотып, берни булмагандай, ирен чите белән елмаеп, комиссия каршында басып торучылары да очрый араларында. Шунысы гаҗәп: тәртип бозганы өчен улына я кызына кисәтү ясыйсы, акыл бирәсе урында, кайбер ата-ана баланың үзе каршында ук комиссия әгъзаларына ачулы сүзләр әйтә, бер генә тапкыр чыкты бит әле ул, дип әлеге гамәлен хуплагандай итә.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 14 июнь, 2013 45 (9791) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев