Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балага әнисе исем куша аламы? (СОРАУ-ҖАВАП)

Күпмилләтле илдә, күпмилләтле республикада яшибез. Төрле халыклар, төрле конфессияләр үзара тату, килешеп гомер итүен дә авызыбыздан төшермибез... Ә аерым очракларда, чынбарлык тормышта төрле хәлләр очрап куя. Әйтик, мәсәлән, татар кызы яисә татар егете башка дин вәкиле белән тормыш корып җибәргәч, алар арасында тиз генә хәл ителә алмастай мәсьәләләр килеп туарга...

Күпмилләтле илдә, күпмилләтле республикада яшибез. Төрле халыклар, төрле конфессияләр үзара тату, килешеп гомер итүен дә авызыбыздан төшермибез... Ә аерым очракларда, чынбарлык тормышта төрле хәлләр очрап куя. Әйтик, мәсәлән, татар кызы яисә татар егете башка дин вәкиле белән тормыш корып җибәргәч, алар арасында тиз генә хәл ителә алмастай мәсьәләләр килеп туарга мөмкин.
Intertat.ru редакциясе почтасына Гөлгенә ханымнан хат килеп төште. Менә нәрсә ди ул:
«Миңа 30 яшем тулгач кына кияүгә чыгарга насыйп булды. Өлешемә тигән көмешем - рус кешесе. Тәрбияле, итәгатьле, хатын-кызны хөрмәт итә торган бәндә... Балабыз туды. Улыма исемне мулла чакыртып куштырасым килә. Ә ирем каршы. Шулай да мин җаен таптым: балабызга исемне ислам кануннары буенча үзем колагына пышылдап, догаларын укыдым. Шулай да күңелдә шигем бар. Хатын-кыз, бу очракта әнисе, балага исем куша аламы, ул дөрес буламы икән?»
Галиев мәчете имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хатын-кызның вазифасы -хәерле ана булу. Балага исемне әтисе яисә мулла кушарга тиеш, ягъни ислам кануннары буенча ир-ат кушуы шарт булып тора. Хатын-кыз азан әйтә алмый. Ә ир кешегә намаз алдыннан һәрвакытта да азан, камәт әйтү шарт булып санала. Шуңа күрә ир кеше генә балага исем кушу гамәлен башкарырга тиеш.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17002

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев