Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстанда буран котырган (+фотолар)

Бездә кыш белән яз үзара тарткалашкан вакытта, күршеләрдә соңгы көннәрдә һава торышы чын мәгънәсендә көйсезләнеп алган. Хәзер социаль челтәрләрдә ул көннәрне хәтерләткән фото-хәбәрләр пәйда булды. Башкортстанда буран аркасында юлларда машиналар кар тоткынында калган, самолетларның очуы кичектерелгән, көньяк районнарда яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләргә туры килгән. Кайбер районнарда югары дәрәҗәдәге әзерлек...

Бездә кыш белән яз үзара тарткалашкан вакытта, күршеләрдә соңгы көннәрдә һава торышы чын мәгънәсендә көйсезләнеп алган. Хәзер социаль челтәрләрдә ул көннәрне хәтерләткән фото-хәбәрләр пәйда булды.
Башкортстанда буран аркасында юлларда машиналар кар тоткынында калган, самолетларның очуы кичектерелгән, көньяк районнарда яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләргә туры килгән. Кайбер районнарда югары дәрәҗәдәге әзерлек режимы керткән булсалар, буран иң нык котырган төбәктә - Хәйбулла районында ул көннәрдә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Буран тоткынында калганнарны коткарырга хәрбиләрне дә җәлеп иткәннәр. Вокзалларда кешеләр өчәр көн юлга кузгала алмый утырган.
Буранга урындагы җаваплы оешмалар әзер булмагандыр, күрәмсең. Хәйбулла районында, мәсәлән, бер ир-ат вафат булган әнисен 3 көн буе соңгы юлга озата алмаган.
Башкортстанда буранның иң нык көчәйгән вакыты 16 мартка туры килә. Аеруча көньяк районнар зыян күрә. Җирле басмаларда бер хатын-кызның 1,5 яшьлек баласы белән 12 сәгать буе машинасында трассада утыруы хакында хәбәр ителә. Бәхеткә, аларны коткарганнар.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев