Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган

Краснокамск районында бәрелешкән автомобильләрнең берсендә 11 яшьлек бала да булган. Башкортстанның Краснокамск районында ике җиңел автомобиль бәрелешеп, өч кеше һәлак булган һәм бер кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне республиканың ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә "Интерфакс". Башлангыч мәгълүматлар буенча, кичә Мәскәү вакыты белән 20 сәгать 30 минутта...

Краснокамск районында бәрелешкән автомобильләрнең берсендә 11 яшьлек бала да булган.
Башкортстанның Краснокамск районында ике җиңел автомобиль бәрелешеп, өч кеше һәлак булган һәм бер кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне республиканың ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә "Интерфакс".
Башлангыч мәгълүматлар буенча, кичә Мәскәү вакыты белән 20 сәгать 30 минутта Дүртөйле-Нефтекамск автоюлының 84 нче чакрымында ВАЗ-2110 автомобилен йөртүче 47 яшьлек Агыйдел шәһәре кешесе, фаразлауларча, идарәне югалтып, каршы яктан килүче 40 яшьлек җирле ир-ат идарә иткән "Лада Калина"га килеп кергән.
"Һәлакәт аркасында, машина йөртүчеләрнең икесенең дә һәм "Калина" машинасындагы 31 яшьлек пассажирның урында ук гомерләре өзелә. "Калина"дагы 11 яшьлек ир бала җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла", - диелгән хәбәрдә.
Башкортстанда булган әлеге юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/30/137698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев