Актанышта “Аҗаган“ хәрби-патриотик уеннары узды
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.
Бүген, 13 апрель көнне, районда “Аҗаган” хәрби-патриотик уены үткәрелде. Укучылар строй әзерлеге, егетләр турникта тартылу, кызлар гәүдәне идәннән күтәрү, пневматик мылтыктан ату, автомат сүтеп җыю кебек ярышларда көчләрен сынады. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар инде күптәннән уздырыла.
Катнашкан командалар буенча урта мәктәпләр арасында Актанышның 1 нче мәктәбе - I, кадет интернат-мәктәбе - II, Гуманитар гимназия - интернаты - III, төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында Теләкәй - I, Байсар - II, Әтәс мәктәбе - III урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев