Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Э.Н.Фәттахов – ТР мәгариф һәм фән министры

Актаныш муниципаль район башлыгы, халык депутатларының район Советы рәисе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы рәисе Энгель Нәвап улы Фәттахов яңа эшкә күчте. Ул Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде. Э.Н.Фәттахов районыбыз белән 1998 елның сентябреннән, ягъни 14 ел җитәкчелек итте....

Актаныш муниципаль район башлыгы, халык депутатларының район Советы рәисе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы рәисе Энгель Нәвап улы Фәттахов яңа эшкә күчте. Ул Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде.
Э.Н.Фәттахов районыбыз белән 1998 елның сентябреннән, ягъни 14 ел җитәкчелек итте. Аңа кадәрге хезмәт юлы да җитәкче вазифалар белән бәйле.
1961 елның 12 июнендә Чишмә авылында укытучылар гаиләсендә туган, 1983 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлаган. Шул елда Актанышта инженер-контролер булып эшли башлаган. Ә 1984 елда аны ВЛКСМның район комитетының 2 нче секретаре итеп сайлыйлар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә,район авыл хуҗалыгы химиясе оешмасында баш инженер, "Җиңүнең 40 еллыгы" күмәк хуҗалыгының партия оешмасы секретаре булып эшли. Аспирантура тәмамлап, техник фәннәр кандидаты дигән фәнни дәрәҗәгә ия була. Актаныш районы башлыгы булып сайланганчы, төрле елларда Актаныш һәм Сарман районнары башлыкларының беренче урынбасары вазифаларын башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев