90 ЯШЬТӘ ДӘ ЯКЫННАРЫ КАДЕРЕНДӘ
Бәхет кошы — хезмәттә

90 ЯШЬТӘ ДӘ ЯКЫННАРЫ КАДЕРЕНДӘ

Аеш авылында яшәүче Әбүләес Фәрвәй улы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Гомер бәйрәме уңаеннан юбилярны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева котлады. Ул аксакалга район җитәкчелеге исеменнән ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде, нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә җылысы һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.

Әбүләес абыйның бөтен хезмәт юлы туган авылы, колхоз тормышы белән бәйле. Ул гомер буе тракторчы булып эшләгән, ә тормыш иптәше савымчы хезмәтен башкарган. Алар бергәләп биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, бер кызлары вафат булган.

Бүгенге көндә 90 яшьлек юбиляр балалары, оныклары һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен, ихтирамын тоеп, аларның җылысын күреп яши.

Хөрмәтле Әбүләес абый! Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! Алдагы көннәрегез тыныч, сәламәтлегегез нык, гомерегез бәрәкәтле булсын!


Нет комментариев