20 ноябрь көнне «Чишмә» хуҗалыгы базасында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре инженерлары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Очрашу барышында инженер-техник хезмәтнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләчәккә планнар һәм 2027 елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәдә техниканы кышкы саклауга кую, агрегатларны язгы кыр эшләренә әзерләү, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм машина-трактор паркларының торышы кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Катнашучылар узып баручы елда башкарылган эшләрне барлап, тәҗрибә уртаклаштылар һәм алда торган үзгәрешләргә тукталдылар.
Матур гадәт буенча, чара кысаларында «Иң яхшы машина-трактор паркы» бәйгесенә йомгак ясалды. 2026 нче ел нәтиҗәләре буенча машина-трактор паркының әзерлегендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән «Актаныш» агрофирмасы Тимерҗан Әхмәдишин исемендәге диплом белән бүләкләнде. Бүләкне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев тапшырды.

Мондый очрашулар район авыл хуҗалыгында техниканың өзлексез һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү, белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерү өчен зур әһәмияткә ия.
Нет комментариев