Ноябрьнең иң җылы, иң якты бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне якынлаша. Бу көн – безгә гомер бүләк иткән, назлы кочагында үстергән, һәрчак йөрәге белән безнең белән булган иң газиз кешеләребезгә рәхмәт әйтү өчен бик тә яхшы мөмкинлек.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне әлеге матур башлангычка кушылырга чакырабыз. Әниләрегез белән төшкән фотоларыгызны һәм аларга багышланган җылы, ихлас хатларыгызны безгә- airs16@mail.ru электрон почтасына юллагыз.
Әниегезнең нинди кеше булуы, сезгә биргән иң кадерле киңәшләре, күңелегездә сакланган матур хатирәләр белән уртаклашыгыз. Бәлки, нәкъ менә сезнең язмагыз кемгәдер үз әнисенә тагын бер кат рәхмәт әйтергә этәргеч булыр.
Әниләребезгә булган мәхәббәтебезне, рәхмәтебезне матур сүзләр белән белдерик!
Фотоларыгызны һәм хатларыгызны көтеп калабыз!
Нет комментариев