Иске Сәфәрнең биюче кызлары – Халыкара конкурс-фестиваль призёрлары!
Мәдәни Актаныш

Иске Сәфәрнең биюче кызлары – Халыкара конкурс-фестиваль призёрлары!

Иске Сәфәр авылының талантлы кызлары Чаллы шәһәрендә узган «GOOD DAY FEST» халыкара конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулап кайттылар.

22 ноябрьдә узган бәйгедә Азилә Бәхтиева «Хореография» номинациясенең «Халык биюе» юнәлешендә татар биюен башкарып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ул 10–11 яшьлекләр төркемендә чыгыш ясады. Азиләнең җитәкчесе – Сәфәр урта мәктәбе педагогы Рузалия Гайнуллина.

Әминә Габдрахманова исә «Беләзек» башкорт халык биюе белән III дәрәҗә лауреат булды. Ул 8–9 яшьлекләр төркемендә көч сынашты. Әминәнең җитәкчесе – Иске Сәфәр мәдәният йорты хезмәткәре Илдус Харунов, биюне сәхнәгә куючы хореограф – Нияз Бәшәров.

Халыкара фестивальдә районыбызның яшь биючеләре үзләренең сәләтләрен, сәхнә осталыкларын күрсәтеп, жюриның югары бәясенә лаек булдылар.

Азилә белән Әминәне, аларның остазларын һәм әлеге уңышка өлеш керткән барлык җитәкчеләрне ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа иҗади үрләр, матур чыгышлар һәм зур җиңүләр юлдаш булсын!

 


Нет комментариев