Солдатларыбыз- һәрчак безнең йөрәктә!
Игелекле Актаныш

Солдатларыбыз- һәрчак безнең йөрәктә!

Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм итү өчен бер төркем хатын-кыз маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнә. Егетләрнең үтенечләрен мөмкин кадәр тизрәк үтәү, аларга кирәкле әйберләрне әзерләү – волонтерларның көндәлек хезмәтенә әверелгән. Кемдер челтәр үрә, кемдер үлән чәйләре әзерли, ә кемдер буш вакытын табып, ярдәмгә ашыга. Шулай итеп, уртак эшкә кушылган һәркем үз өлешен кертә.

Бу эштә Разия Фәрдиева, Флорида Шәехова, Фәндәрия Баймуллина һәм башка активистлар аеруча тырышлык күрсәтә. Алар өчен волонтерлык – вакытлыча гына башкарыла торган эш түгел, ә инде берничә ел дәвам иткән тормыш рәвешенә әйләнгән.

«Башта коры ашлар, боткалар әзерләдек...»

Разия Фәрдиева махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм күрсәтү эшендә катнаша. Башта «Яшьлек» яшьләр үзәгендә җыелып, егетләр өчен коры ашлар, боткалар әзерләгәннәр, чәйләр ясаганнар. 

Солдатларыбыз- һәрчак безнең йөрәктә!

Аның сүзләренчә, бу эшкә аларны мәҗбүр итүче юк. Һәркем үз теләге белән килә, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

– Чын дөресен әйткәндә, безнең барыбызның да якын кешесе алгы сызыкта түгел. Әмма бу егетләр барыбер безнең йөрәктә. Алар бит кемнеңдер кадерле баласы, кемнеңдер ире, әтисе, улы. Без дә аз гына булса да үз өлешебезне кертәсебез, ярдәм итәсебез килә. Аларның гаиләләренә дә, балаларына да терәк булырга телибез. Егетләр безнең хезмәтне күреп сөенәләр, рәхмәтләрен җиткерәләр. Маскировка челтәрләрен генә түгел, үзебез әзерләгән чәйләрне дә бик яраталар. Актаныш үләннәреннән ясалган чәйләрне аеруча яратып кабул итәләр. Безгә хисап фото-видеолары җибәреп, рәхмәт әйтәләр. Бу безгә тагын да дәрт өсти, – ди Разия апа.

Күбрәк булсак, егетләребезгә тагын да күбрәк ярдәм итәр идек

Маскировка челтәрләре үрү эше бер көнгә дә туктамый. Бу изге эшкә бар күңелләрен биреп йөрүче ханымнарның берсе — Фәндәрия Баймуллина.

Күбәйсәк, егетләребезгә тагын да күбрәк ярдәм итәр идек

— Махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк без финанс яктан да, матди яктан да ярдәм итәргә тырыштык, — дип уртаклаша Фәндәрия апа. — Үзебезнең бакчаларыбызда үскән яшелчәләрне, төрле ризыкларны китердек, Аллага шөкер, барысы да саваплардан булсын. Бүгенге көндә безнең иң зур теләгебез — сугышлар тизрәк бетсен, илләребез имин булып, балаларыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын иде.

Челтәрләр ел фасылына карап үрелә

Волонтерлар эш барышында тәҗрибә туплап, иң уңайлы һәм нәтиҗәле ысулларны кулланалар. Челтәрләрнең төсләре дә алгы сызыктагы табигать шартларына һәм ел фасылларына туры китереп сайлана:

— Баштарак без бераз икенче төрлерәк ысул белән эшләгән идек, хәзер инде үзебезгә дә җайлырак, егетләргә дә файдасы күбрәк тиярлек методны кулланабыз, — дип аңлата Фәндәрия апа. — Төсләргә килгәндә, аларны сезонга карап үзгәртәбез. Җәй көне күбрәк яшел төсләр белән эшләсәк, хәзер көзгә таба, кышка якынлашкач, аксыл, хаки, җир төсендәрәк, карлы-яңгырлы һава торышына яраклашкан төсләрне сайлыйбыз.

Күбәйсәк, егетләребезгә тагын да күбрәк ярдәм итәр идек

2023 елның сентябреннән бергәләп эшлиләр

Флорида Шәехова сүзләренә караганда, аларның волонтерлар төркеме 2023 елның сентябреннән бирле бергәләп эшли. Маскировка челтәрләре үрүгә узган ел Земфира Хафизова инициативасы белән керешкәннәр.

Солдатларыбыз- һәрчак безнең йөрәктә!

–  Узган ел Зимфира Зиннуровнаның тәкъдиме белән маскировка челтәрләре үрә башладык. Ул безгә эшләү өчен бина табарга ярдәм итте. Челтәр үрү өчен кирәкле калыпларны авыл хуҗалыгы техникасы белән шөгыльләнүче егетләргә ясаттык. Шуннан бирле бу эшне дәвам итәбез, – ди Флорида Шәехова.

Волонтерлар җәй айларында да эшне туктатмаган. Гуманитар ярдәм озату алдыннан җыелып, кирәкле эшләрне башкарганнар. Күбрәк кичке вакытта, 17.00–19.00 сәгатьләрдә киләләр. Кичен мөмкинлек булмаса, иртәнге сменада эшлиләр.

Солдатларыбыз- һәрчак безнең йөрәктә!Күптән түгел генә чираттагы гуманитар ярдәм озатылган. Егетләргә 85 маскировка челтәре һәм үлән чәйләре җибәрелгән. Ярдәмне алгы сызыкка илтүче волонтерлар даими рәвештә якташларыбыз белән элемтәдә тора. Чираттагы гуманитар йөкне илтеп кайтканнан соң, егетләрнең яңа үтенечләрен дә җиткергәннәр.

– Егетләр челтәрләр, башка кирәкле әйберләрне дә сорыйлар. Шәмнәр кирәклеген дә әйткәннәр. Аларның теләкләрен мөмкин кадәр үтәргә тырышабыз. Солдатларга ярдәм кирәк булганда, тукталып калырга ярамый. Кулдан килгәнчә эшләячәкбез, – ди Флорида Шәехова.

«Яңа кешеләр килсә, бик сөенер идек!»

Волонтерларның бер теләге бар: аларның сафлары тагын да тулылансын иде. Балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, ветераннар һәм башка битараф булмаган райондашларыбызны бу эшкә кушылырга чакыралар.

Солдатларыбыз- һәрчак безнең йөрәктә!

–  Мәктәпләр, балалар бакчалары, ветераннар ярдәм итә. Әмма тагын да күбрәк кеше кушылса, бик сөенер идек. Ике сәгать вакыт табып килү зур ярдәм ул. Һәркемнең кулыннан килә торган эш. Без барыгызны да көтеп калабыз, – ди Флорида Шәехова.

Аның сүзләренчә, хәзер үлән чәйләре әзерләү өчен җыелган үләннәр дә беткән. Шуңа күрә кемнәрдә җәй көне киптерелгән мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфрагы һәм башка файдалы үләннәр булса, волонтерлар аларны кабул итәргә әзер.

Балалар иҗат үзәгендә маскировка челтәрләре үрү эше түбәндәге вакытта оештырыла:

  • Иртә белән – 9.00–11.00 сәгатьләрдә;

  • Кичен – 17.00–19.00 сәгатьләрдә.

«Без бергә» төркеме белән ничек эшли башлады? 

Волонтерларның берсе сөйләвенчә, махсус хәрби операция башланганнан соң күп тә үтми, районда ярдәм күрсәтү максатыннан «Без бергә» төркеме оеша. Аны башлап йөрүчеләр- Гөлинә Галимова һәм Гөлинә Иделбаева.

Без «Яшьлек» яшьләр үзәгенә йөрдгән вакытта Гөлинәләр бик күп эш башкарды. Берьюлы 120 шәр тартма гуманитар ярдәм тутырган чаклар булды. Берсендә хуҗалык кирәк-яраклары, икенчесендә азык-төлек. Бүген дә бу эшне дәвам итәбез. Кеше саны кимесә дә, ярдәм итү теләге сүрелми, – дип искә ала Флорида апа.

Волонтерларга ярдәмгә балаларын Балалар иҗат үзәгендәге түгәрәкләргә йөртүче әниләр дә килә. Кичләрен ул-кызларын шөгыльләреннән көткән арада алар да челтәр үрү эшенә кушыла. Балалары түгәрәктән чыкканчы, файдалы эш башкарып, егетләргә ярдәм итәргә өлгерәләр. Волонтер апалар мондый ярдәмчеләргә аеруча рәхмәтле. Чөнки һәркемнең вакыты, тырышлыгы һәм җылы куллары уртак эшкә үз өлешен кертә.

 


Нет комментариев