Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ф.М.Камаев – Актаныш район башлыгы вазифаларын башкаручы

2012 елның 2 октябрендә моңа чаклы Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Фаил Мисбах улы Камаев Актаныш район башлыгы вазифаларын башкаручы булып сайланды. Ф.М.Камаев 1969 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Мөслим районы Салауз-Мухан авылында туган. 1992 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Шул елны ул үзенең туган авылында...

2012 елның 2 октябрендә моңа чаклы Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Фаил Мисбах улы Камаев Актаныш район башлыгы вазифаларын башкаручы булып сайланды.
Ф.М.Камаев 1969 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Мөслим районы Салауз-Мухан авылында туган. 1992 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Шул елны ул үзенең туган авылында тарих укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Соңрак шушы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, ә 1993-2001 елларда директоры вазифаларын башкара. 2001-2002 елда Мөслим районы Метрәй җирле үзидарәсе башлыгы итеп сайлана.
2002 елда Актаныш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, шул елдан 2005 елга чаклы район мәгариф бүлеге башлыгы булып эшли.
2005 елда район башлыгы урынбасары, 2006-2009 елларда район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары. Ә 2009 елның август аеннан - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе.
Өйләнгән. 3 улы бар.
"Казанның 1000 еллыгы истәлеге", "Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен" медальләре иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев