Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Каникуллар имин узсын

Язгы каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләр алудан профилактикалау максатыннан, 22 марттан алып 31 мартка кадәр "Язгы каникуллар" Бөтенроссия акциясе уза. Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш кабатлана. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын...

Язгы каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләр алудан профилактикалау максатыннан, 22 марттан алып 31 мартка кадәр "Язгы каникуллар" Бөтенроссия акциясе уза.
Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш кабатлана. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк. Балаларның уен белән мавыгып, шаярышып, кинәт юлга йөгереп чыгулары бар бит.
Әлеге акция кысасында каникуллар барган чорда балаларын махсус авто-урындыклар белән җиһазландырылмаган килеш юлга чыкканнарга, иминлек каешын эләктермичә йөртүчеләргә, җәяүлеләргә юл бирмәүче автомобильчеләргә таләпләр катгый булачак. Шулай ук, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан укучылар да игътибарсыз калмаячак, аларга карата махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәреләчәк.
Хөрмәтле гражданнар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга, җәяүлеләр чыга торган урыннарда бер кеше булмаса да, тизлекне киметергә кирәклеген аңласак иде.
Әйтик, 11 гыйнвар көнне көндез Чистай районында Мерседес-Бенц автомобиле шоферы юлның каршы як полосасына чыга һәм Форд Фокус машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, махсус авто-урындыкларга утыртылмаган 3 баланың гомере өзелә, һәм 1 бала иминлек каешын тагу нәтиҗәсендә исән кала. Мондый мисалларны бихисап күп китерергә мөмкин булыр иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, махсус утыргычлар авария вакытында үлем очрагын - 54, авыр травма алуны 92 процентка киметә.
12 яшькә кадәр балалар машинада бары тик махсус утыргычларда йөртелергә тиешләр! Алар авария вакытында баланың гомерен, сәламәтлеген саклап калалар.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, 2013 елның 1 сентябреннән юл йөрү кагыйдәсенә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, административ штрафлар да артты - минималь штраф күләме 500 сум. Юлны тиешсез урында чыккан җәяүлеләргә 500 сум түләргә туры киләчәк. Каеш эләктермәгән өчен - 1000, ә балаларны махсус утыргычка утыртмаган өчен 3000 сум штраф каралган (чагыштырмача 1 махсус утыргыч бәясе!)
Хөрмәтле гражданнар, бигрәк тә, ата-аналар! Каникуллар вакыты - балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре аеручы кискенләшә торган чор. Шушы ике ай эчендә инде 5 баланың гомере өзелде. Без мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез! ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Балаларны машинага утыртканда махсус урындык, куркынычсызлык каешын куллануны үзегезгә мәҗбүри итеп куйсагыз иде! Автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне саклагыз! Балалар язмышы белән уйнамагыз! Язгы каникулларны хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев