Общество
Новосибирск өлкәсендә ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында булган.
Новосибирск өлкәсенең Черепаново районында ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган, тагын дүртесе тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында «Тойота» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Хонда» машинасы белән «маңгайга-маңгай»...
Юл-транспорт һәлакәте Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында булган.
Новосибирск өлкәсенең Черепаново районында ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган, тагын дүртесе тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында «Тойота» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Хонда» машинасы белән «маңгайга-маңгай» килгән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, барлык зыян күрүчеләр дә Черепаново Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Алар арасында авыр хәлдәге 11 яшьлек кыз да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев