Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ә сез референдумда катнашачаксызмы?

2016 елның 14 февралендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак. Әлеге карар җирлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан кабул ителде. Үзара салым (самообложение) - җирлек проблемаларын хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча. Үзара салым акчаларын җыйналгач, республика бюджетыннан...

2016 елның 14 февралендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак.
Әлеге карар җирлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан кабул ителде.
Үзара салым (самообложение) - җирлек проблемаларын хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча.
Үзара салым акчаларын җыйналгач, республика бюджетыннан өстәмә финансланачак. Әлеге сумманы юлларны яхшырту, социаль объектларны төзекләндерү, зират коймаларын тоту һәм башка шундый эшләр өчен тотып булачак.
Үзара салым җыю өчен халыкның ризалыгы мөһим. Шушы уңайдан районда 2016 елның 14 февралендә референдум узачак та инде. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә "риза" яисә "каршы" дип тавыш бирәчәкбез. Үзара салым җыюга референдумда катнашучыларның 50% тан артыгы риза булса гына, үзара салым җыелачак.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев