Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда зиратны су баскан: кеше сөякләре өскә калкып чыккан

Шушы көннәрдә Лаеш районы Курманаково авылы янындагы Мишә елгасы яр буенда кеше сөякләре табылган. Моны беренчеләрдән булып шул авыл кешесе күреп ала. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тикшерү эше уздыра. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, элек бу урында зират булуы ачыкланган. Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәннән соң, аны су баскан. Хәзер...

Шушы көннәрдә Лаеш районы Курманаково авылы янындагы Мишә елгасы яр буенда кеше сөякләре табылган. Моны беренчеләрдән булып шул авыл кешесе күреп ала. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тикшерү эше уздыра.
Беренчел тикшерү фаразлары буенча, элек бу урында зират булуы ачыкланган. Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәннән соң, аны су баскан. Хәзер бу урыннан су киткәч, кеше җирләнгән урыннар ачылган.
Факт буенча барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла, ди тикшерү органы хезмәткәрләре. Кеше калдыклары экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
http://aktanysh-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев