Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Узган ел балаларның үз-үзенә кул салуы буенча Татарстан хәвефле исемлектә - 10 нчы урында

Балигъ булмаган балалар саныннан чыгып караганда, "кара" исемлектә беренче урында - Чуваш Республикасы. 2016 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, балигъ булмаган балаларның үз-үзенә кул салу фактларының иң күп теркәлгән очрагы Чуваш Республикасына туры килә. Анда балалар саны - 250 мең кеше исәпләнә, ә балигъ булмаган балаларның мордар китүе...

Балигъ булмаган балалар саныннан чыгып караганда, "кара" исемлектә беренче урында - Чуваш Республикасы.
2016 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, балигъ булмаган балаларның үз-үзенә кул салу фактларының иң күп теркәлгән очрагы Чуваш Республикасына туры килә. Анда балалар саны - 250 мең кеше исәпләнә, ә балигъ булмаган балаларның мордар китүе белән бәйле 12 очрак теркәлгән. Чуваш Республикасыннан соң, исемлектә Башкортстан тора. Анда 880 мең балага 41 очрак туры килә. Удмуртия хәвефле исемлектә - өченче - анда балигъ булмаган балалар арасында суицид фактлары 328 мең балага 15 дип исәпләнә. Әлеге мәгълүматлар кичә Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
15 субъект арасында Татарстан - 10 нчы урында. Анда 796 мең балага 13 суицид очрагы теркәлгән. Былтыр республикада балаларның үз-үзләренә аеруча күпләп кул салу фактлары Казанга (5) һәм Әлмәткә (2) туры килә. Актаныш, Балтач, Кукмара, Лаеш, Тукай, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән. 10 бала асылынып, 3 бала биеклектән егылып төшеп үлгән. Яр Чаллыда 2015 елда 3 очрак булса, былтыр бер очрак та теркәлмәгән. Шулай да, соңгы 6 елдагы вазгыятькә ясалган анализ, суицид буенча хәлнең кайбер муниципаль берәмлекләрдә кискен булуын күрсәтә. Әлеге исемлектә Казан (26), Яр Чаллы (10), Әлмәт һәм Бөгелмә районнары (9), Яшел Үзән районы (7), Түбән Кама районы (6), Актаныш районы (4), Балтач, Баулы, Нурлат, Яңа Чишмә, Лениногорск, Балык Бистәсе районнары (3 әр факт) бар.
Быел Яр Чаллы һәм Бөгелмәдә 2 бала үз гомерен вакытсыз кыйган.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/05/138100/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев