Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язның беренче бәйрәме

Актанышта ел саен гүзәл затларыбыз өчен язның беренче бәйрәме махсус билгеләп үтелә. Үткән шимбәдә, ягъни 4 март көнне район мәдәният йортында шундый бәйрәм чарасы зурлап оештырылды. Ул 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылды. Бәйрәм Актанышыбызның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты белән үрелеп барды. - Салкын, озын...

Актанышта ел саен гүзәл затларыбыз өчен язның беренче бәйрәме махсус билгеләп үтелә. Үткән шимбәдә, ягъни 4 март көнне район мәдәният йортында шундый бәйрәм чарасы зурлап оештырылды. Ул 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылды.
Бәйрәм Актанышыбызның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты белән үрелеп барды.
- Салкын, озын кыштан соң килгән беренче яз бәйрәме - иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Ул сезгә тормыш яме, яшәү көче бүләк итсен, бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез! - дигән татлы, иркә сүзләр белән башланып китте ул.
Бәйрәмгә 500 гүзәл зат чакырулы иде. Алар - төрле тармакта эшләүчеләр, бала тәрбияләүчеләр, җәмәгать эшләрендә катнашучылар. Авыл хуҗалыгы тармагында, мәгариф, медицина кебек киң колачлы өлкәләрдә хезмәт куючылар, җитәкче ханымнар, эшмәкәр хатын-кызлар - барысы да кирәкле һөнәр ияләре. Кадер-хөрмәткә лаек туташлар-ханымнар.
- Гаилә мәшәкатьләреннән тыш, хатын-кыз җилкәсенә, ир-атлар белән бергә, районның икътисадын тартып барырга да туры килә. Гаиләнең нигезе, тәрбиянең башлангычы һәм районыбызның икътисади үсешенең күпчелек өлеше сезгә бәйле. Районның социаль-икътисади тормышын сездән башка һич кенә дә күз алдына китерә алмыйбыз, - диде район башлыгы, сәхнәгә күтәрелгәч. - Әлбәттә, иң олысы: сез ирне ир итеп, санга сугып, гаилә учагын тотучы һәм яңа буынны дөньяга китереп, аны тәрбияләүдә бик зур өлеш кертүче һәм бөек исемгә - Ана исеменә лаек булган шәхесләр.
Тантаналы чарада Фаил Камаев залда утыручыларның һәммәсен дә бәйрәм белән котлады. Аның тәбрикләү сүзләре районыбызның барлык хатын-кызларына да юнәлдерелгән иде. Ул аларга ихластан рәхмәтен белдерде. Һәм зур уңышларга ирешкәннәрне сәхнәгә чакырып бүләкләде.
Актаныш авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов та районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады. Шулай да аның иң җылы сүзләре авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга юнәлдерелде.
"БлагоДарение" хәйрия фонды тарафыннан кул эшләренә конкурс игълан ителгән иде. Берсеннән-берсе матур кул эшләнмәләре Пучыдагы картлар йортына тапшырылды. Ә җиңүчеләргә "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов махсус бүләкләр тапшырды.
Шушы ук көнне район үзәгендә ярминкә гөрләп торды. Ул да 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды.
Чарадан фотолар монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев