Актанышта алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
Актаныш районында күптән инде матур бер традиция яшәп килә: һәр квартал саен 50, 55, 60 ел бергә гомер кичергән юбиляр парларны хөрмәтләү.
Бүген, 22 декабрь көнне, районыбызда 13 парның гаилә юбилейлары тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Алар — үз вакытында Актаныш районының төрле тармакларында намуслы хезмәт куйган, балалар үстереп, туган җиребездә матур гомер кичергән хөрмәтле гаиләләр. Әлеге парлар 50, 55 һәм 60 ел дәвамында кулга-кул тотынышып, тормыш сынауларын бергә үтеп, бүген дә бер-берсенә терәк булып яши.
Нурлыев Нургаян Гаян улы, Нурлыева Равидә Шамил кызы- 50 ел Актаныш, Шакиров Митьян Хәсән улы, Шакирова Мәрьямә Шәкерт кызы - Ирмэш авылы 50 ел, Якупов Раиль Якуп улы, Якупова Фәгәния Галимәрдан кызы-55 ел Эҗәкул, Әхтәмов Хәләф Муса улы, Тәслия Әхәт кызы- Актаныш авылы 50 ел, Сахапов Роберт Фәрхетдин улы, Сахапова Хөллия Фәүзи кызы-Югары Богады авылы 50 ел, Хайруллин Хамис Хамидулла улы, Хайруллина Файруза Гаяз кызы – 50 ел Актаныш, Хашимов Мөбәрәк Хашим улы, Хашимова Рәсимә Әхмәдулла кызы-60 ел Иске Байсар авылы, Вахитов Мөхәмәтгавис Нурлыгаян улы, Вахитова Сәкинә Сахирян кызы- 50 ел, Әгбәс авылы, Нәбиев Фәһим Нәкый улы, Набиева Глүдә Гимазелислам кызы -Кәзкәй авылы 50 ел, Хәбирянов Сәлихҗан Рәхимҗан улы,Рәсулия Рәис кызы- Буазкул авылы-50 ел, Фазлыев Вил Захит улы, Зөлфия Әсләм кызы - Киров авылы 50 ел, Хабибуллин Фагил Габидулла улы, Гөлсәрия Әбелкаес кызы –Киров авылы 50 ел, Хасанов Рөстәм Әхсән улы, Илгизә Габделхай кызы- Киров авылы 50 ел алтын туйларын каршылый.
Юбилярларны район ЗАГС бүлеге һәм район башкарма комитеты исеменнән чын күңелдән тәбрикләделәр. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлау сүзләре җиткереп, парларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Үз чыгышында ул болай диде:
— Үзенең авырлыклары, шатлык-куанычлары белән 2025 ел тарихка кереп бара. Алда безне 2026 ел көтә — ул Сугыш һәм хезмәт даны елы дип игълан ителде. Районыбыз, республикабыз, илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, гаиләләр бу залда җыелганнар, — диде район башлыгы.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева һәр юбиляр гаиләнең тормыш юлы, хезмәт һәм гаилә традицияләре белән таныштырды.
Бәйрәм тантанасы Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистларының матур чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырда исә тамашачылар өчен күңелле сюрприз әзерләнгән иде: юбиляр парларны Робсон Мусин башкаруындагы, Кыш Бабай образындагы җырга кушылып, вальс әйләнгән мизгелләр залда җылы алкышлар тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев