Пар балдаклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ярты гасырлык мәхәббәт юлы
Әгълетдинов Габделнур Шәйхенур улы һәм Әгълетдинова Рәмзия Тимер кызы Чуракай авылында 50 ел бергә гомер кичерүче күркәм гаилә.
-
Алтын туй — гомер юлының матур мизгеле
Актаныш авылында гомер итеп, бер-берсенә тугрылык саклап, тормыш юлын иңгә-иң куеп үткән күркәм гаилә — Язитов Фаис Нигъмәтҗан улы һәм Латыйпова Флора Мөхәмәтулла кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
-
Алтын туй гүзәллеге
Актаныш авылында яшәүче Минһаҗев Рифгат Харис улы белән Фәһия Фәтхелбаян кызы үзләренең алтын туй бәйрәмен билгеләп үтте. Гомер юлларын кулга-кул тотынып узган бу матур парны район ЗАГС бүлегендә ихлас хөрмәт белән зурладылар.
-
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Актаныш ЗАГСына әти-әнисен бриллиант туйлары белән котларга кайтты
Быел үзләренең 60 еллык гомер юлларын бергә узган Муллагалиев Әбугали Муллагали улы белән Муллагалиева Зинфира Солтан кызы (Зөбәер авылы) — гаилә ныклыгының, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәтнең ачык үрнәге. Бүген аларны бәйрәмнәре белән котларга төпчек кызлары - Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Актаныш районы ЗАГС бүлеге оештырган рәсми тантанага кайтты.
-
Актанышта алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
Актаныш районында күптән инде матур бер традиция яшәп килә: һәр квартал саен 50, 55, 60 ел бергә гомер кичергән юбиляр парларны хөрмәтләү.
-
Актаныш яшьләре республика көнендә районнардан килгән 45 пар белән никахларын рәсмиләштерәчәк
Казанда, 30 август- республика көнендә, берьюлы 45 гашыйк парның никахлары рәсмиләштереләчәк. Республиканың төрле районнарыннан килгән яшь парлар Камал театрының яңа бинасында бер үк вакытта балдаклар алмаша.
-
Иске Байсар авыл җирлегендә озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр
Бүген, 8 июль- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районының үрнәк гаилә парларын хөрмәтлиләр. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров һәм авыл мәдәният йорты директоры Фәнзилә Харисова никахлары тугрылык үрнәге булган өч парны котладылар.
-
Актанышның бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларын хөрмәтләделәр
Бүген Актанышның ЗАГС бүлегендә бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларны хөрмәтләделәр.
-
Утта чыныккан мәхәббәт!
Актаныш районының Күҗәкә авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Нурфика Абдуллина белән Әбүбәк Шәеховларның гаиләсе-тугрылык һәм батырлык символы.
-
Хатының белән ничә ел яшәгәнсең, шуның кадәр акча бирәчәкләр
Дәүләт Думасына гаиләләр өчен өр-яңа проектлар тәкъдим ителә. Бу юлы рәсми никахта 30 елдан артык булган парларга түләүләр турында проект килгән.
-
Гашыйклар көне якынлаша- сөйгәнегезгә бүләк әзерләргә онытмагыз!
14 февраль- Гашыйклар көне! Ул бәйрәм серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм. Чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?!