Актаныш

Актаныш районы

16+
Пар балдаклар

Иске Байсар авыл җирлегендә озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр

Бүген, 8 июль- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районының үрнәк гаилә парларын хөрмәтлиләр. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров һәм авыл мәдәният йорты директоры Фәнзилә Харисова никахлары тугрылык үрнәге булган өч парны котладылар.

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районы җирлекләрендә дә иң матур, тату парларны хөрмәтлиләр. Мәсәлән, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров белән авыл мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева бүген өч үрнәк гаиләне тәбрикләделәр.

Быел бергә гаилә коруларының 55 еллыкларын билгеләп узган Фирдәвис-Альфира Шәйхетдиновлар, 60 ел бергә яшәүче Альберт-Роза Усмановлар, 52 ел гомер итүче Әкрәм белән Кәүсәрия Шәмсетдиновлар гаиләләренә бардылар, аларны котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Олы яшьтәге авылдашлары белән аралашып, сөйләштеләр, тәмле, татлы торт бүләк иттеләр.  

Бер күрешү-үзе бер гомер! Әлеге игътибар өлкәннәрнең үзләренә дә бик ошады, җирлек җитәкчелегенең, аылдашларының хөрмәтен тоеп яшәү үзе зур бәхет ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев