Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

4 апрельдә һава температурасы 20 градуска кадәр җылыначак

Татарстан территориясендә бүгеннән көннәр нык кына җылыта башлый. 4 апрель көнне көндез һава температурасы 15 градустан 20 градуска кадәр җитәчәк.

Төнлә белән суыта:  -1градустан +4 градуска кадәр  булыр дип көтелә. ТР Гидрометеоүзәге фаразлары буенча чәршәмбе көнне дә җылы булачак.  Әмма  республика аша атмосфера фронты узу сәбәпле, урыны белән Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр яварга мөмкин.

6 апрельдә көндезен республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшем көтелә. 

Алдан фаразланганча, синоптиклар 7 һәм 8 апрельдә  һава торышы явым-төшемсез булыр дип өметләндерә. Төнлә -2 градустан 3 градускача җылы,  көндез 7- 12 градус җылы вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев