Лениногорск районында карантин: Кош гриппы чыганагы ачыкланган
Лениногорск шәһәрендәге кошчылык фабрикасында 25 августта тавыклар үлә башлый, пробаларны лабораториягә җибәргәч, кош гриппы авыруы ачыклана.
Кошчылык фабрикасында барлыгы 213 мең баш тавык тотканнар. Кош-корт башлары утилизацияләнәчәк. Кошчылык фабрикасында 2 мең 200 данәдән артык йомырка да юк ителәчәк.
Вирусның ничек башлануы турында Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов сөйли: “25 август көнне 9 сәгать 36 минутта миңа кошчылык фабрикасының башкарма директоры шалтыратып, тавыкларның күпләп үлүе турында хәбәр итте. Шул ук мизгелдә ветеринария лабораториясе белгечләре белән кошчылык фабрикасына киттек. Махсус киемнәр киеп, тавыклар һәлак булган корпуска кердек. 4 корпус эшли анда, икесе – йомырка салучы тавыклар, икесе – чебиләр. Йомырка салучылар тавыклар арасында бер төн эчендә 3 меңләп тавык үлгән. Без кейс-пакетларга 14 проба алдык, аларны ике лабораториягә: республика ветеринар лабораториясенә һәм Россельхознадзор лабораториясенә җибәрдек. Төнлә белән нәтиҗәләрне хәбәр иттеләр: югары патогенлы кош гриппы табылган. Территориядәге барлык продукция яндыру юлы белән юк ителәчәк. Бу куркыныч инфекция алга таба таралмасын өчен эшләнелә”, - ди Рашат Әхмәтов.
Әлеге вәзгыятькә бәйле рәвештә Лениногорск шәһәренең Чайковский урамындагы 44 нче йортта карантин кертелә, ә аннан 5 км радиуста куркыныч янаучы зона билгеләнә. Бу хакта карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Куркыныч янау зонасы үз эченә Лениногорск, Тимәш һәм Савочкино авылларын, Вәли хуторын ала.
«Татарстан Республикасының Лениногорск районы, Азнакай районы, Әлмәт районы, Баулы районы, Бөгелмә районы, Зәй районы, Сарман районы, Чирмешән районы, Ютазы районы территорияләрен дә кертеп, радиусы кимендә 50 км булган куркыныч янаучы зона чикләренә якын территориядә күзәтү зонасын билгеләргә», – диелә документта.
Эпизоотик чыганак табылган территориягә бары тик җитештерү операцияләрен башкаручы персонал гына килә ала. Биредә кошлар һәм кош-корт азыгын чыгару һәм кертү, чирле кошларны дәвалау, продукция алу максатыннан хайваннарны чалу, каурый һәм мамыкларын йолку, инвентарь чыгару, кошларны чыгарып йөртү, инкубациягә йомырка кую һәм башка төр процедуралар тыела.
Куркыныч янаучы зонада (чыганактан 5 км радиуста) инкубация өчен йомырка, кош-кортны чыгару, азык әзерләү һәм чыгару, кошларны чыгарып йөртү, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, күргәзмә һәм башка шундый чаралар үткәрү, ауга чыгу тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев