Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Татарстанда җинаять эзләү хезмәткәрләре җитми

Татарстанда эшләүче оператив хезмәткәрләр өчен каралган өстәмәләр һәм социаль ярдәм чаралары кадрларны тотып калырга ярдәм итсә дә, бүгенге көндә алар һаман да җитәрлек түгел.

 

Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Җинаять эзләү идарәсе начальнигы Рифат Катипов әйтүенчә, бүлекләрдә кадрлар кытлыгы җитди хәл итүне сорый, ә хезмәткәрләргә төшә торган йөкләнеш елдан-ел арта бара. Бу хәл, аның сүзләренчә, тәҗрибәле белгечләрнең системадан китү куркынычы белән яный, ә бу исә җинаятьләрне ачу күрсәткечләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Оператив хезмәткәрне әзерләү, аңа кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү өчен ким дигәндә ике ел вакыт таләп ителә. Әлеге чорда ул тулысынча мөстәкыйль һәм камил эшли алмый. Әгәр шундый белгечләр китеп бара икән — система тотрыклылыгын югалта, — дип билгеләп үтте Рифат Катипов.

Аның сүзләренчә, республикада гамәлдә булган өстәмә түләүләр һәм ярдәм чаралары хәзерге кадрларны саклап калуда мөһим роль уйный, әмма алар бүгенге ихтыяҗны тулысы белән каплый алмый. Шул ук вакытта хезмәт таләпләре бик югары дәрәҗәдә кала.

Хезмәткәрләр формаль рәвештә сигез сәгать түгел, ә иртәнге таңнан кичке соңга кадәр эшли. Күпләренең гаиләсе, кредитлары, финанс йөкләмәләре бар. Без белгечләрне саклап калырга тиеш, югыйсә калганнарга төшкән йөкләнеш тагын да артачак, — дип ассызыклады идарә җитәкчесе.

Катипов шулай ук кайбер төбәкләрдә кадрлар дефициты 30–50 процентка кадәр җитүен искәртте һәм оператив хезмәткәрләрне саклап калу буенча федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул ителүенә өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев