Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлыларга Россия Президентын сайлаулаларга гаилә белән килергә һәм фотоконкурста катнашырга тәкъдим иттеләр

15, 16 һәм 17 март — Россия Президенты сайлаулар көннәрендә мәдәни һәм күңел ачу чаралары күпләп оештырылачак. Шул исәптән «Гаилә белән сайлауларга» акциясе үтәчәк, дип хәбәр иттеләр матбугат конференциясендә.

 «Әлеге акциягә кушылырга чакырабыз. Моның өчен балалар белән сайлаулар участогына килү кирәк. Февраль ахырында акция кысаларында фотоконкурска старт бирелде. Аның нәтиҗәләре буенча 3 автомобиль уйнатылачак. Катнашу шартлары бик гади: тавыш бирү процедурасыннан соң браслет бирәчәкләр. Браслет киеп, гаилә белән сайлау участогы янында фотога төшү һәм социаль челтәрләрдә махсус хештеглар белән урнаштыру сорала», — дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Автомобильләрне уйнату интернаттагы «Татарстан Алга» төркемнәрендә узачак. Искәртеп үтик, катнашу өчен фотоларны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштыру мөһим.
«Казан шәһәрендә барлыгы 466 сайлаулар участогы үз эшчәнлеген алып барачак. Барлык участоклар тиешенчә җиһазландырылган. Аларның кайберләрендә балалар өчен мастер-класслар һәм эстафеталар да үтәчәк. Шулай ук 170 объектта традицион рәвештә ярминкә булачак», — дип хәбәр итте Казан шәһәре Башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Булат Алеев.
«Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе әлеге зур сәяси вакыйга уңаеннан гаилә телемарафоны тәкъдим итәчәк. 12 сәгать дәвамында барган марафонда 120 якын кунак белән эфирлар булачак. Төп геройлар — Татарстанның күренекле шәхесләрнең гаиләләре. Марафон тәмамланганнан соң концерт программасы күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев