Актаныш

Актаныш районы

16+
Әдәби мәйдан

Безгә зур мирас калдыргансыз

Хөрмәтле Тукаебыз! Сезгә бу хатны Күҗәкә мәктәбендә белем алучы, иҗатыгызны яратучы укучыгыз яза.

Алия МИРЗАНУРОВА  

Сез – татар халкының бөек  шагыйре генә түгел, ә бөтен  милләтебезнең рухи символы,  якты маягы. Әлеге хатымны  да зур ихтирам, чиксез соклану һәм тирән рәхмәт хисләре  белән язам.  Бәяләп бетергесез иҗатыгызда безнең тарихыбыз,  мәдәниятебез, күңел байлыгыбыз чагылыш тапкан. Еллар,  гасырлар узса да, мәңге үлмәс,  даһи әсәрләрегез үзенең әһәмиятен югалтмый, киресенчә,  һәр буын өчен яңача мәгънә  таба, күңелләрне баета, уйландыра һәм илһамландыра.  Шигырьләрегезне укыган саен,  үземне бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек хис итәм.  Анда – сафлык, ихласлык, табигатьнең гүзәллеге, кешенең  иң матур сыйфатлары. Гади,  эчкерсез һәм бик үтемле сүзләр  аша шулкадәр тирән мәгънә  җиткерәсез ки; һәр юл, һәр образ күңелдә озак саклана. Көчле  һәм кабатланмас иҗатыгыз  тормышка башкача карарга  этәргеч бирә, гади нәрсәдә дә  матурлык табарга өйрәтә.  Бигрәк тә, туган тел турында  язган шигырьләрегез минем  өчен бик кадерле. Алар күңелемә үтеп керә, йөрәгемдә  горурлык хисләре уята. Татар  халкы, мәдәнияте, әдәбиятының Габдулла Тукай исеме  белән нык бәйле икәнен күреп  шатланам. Сез безгә телебезнең нинди бөек хәзинә булуын  аңлатып калдыргансыз.  

ӘКИЯТ ГЕРОЙЛАРЫГЫЗ  ТОРМЫШНЫ АҢЛАРГА  БУЛЫША

 Шигъри сүзләрегез аша үз  туган телемне тагын да ныграк  ярата башладым. Аны сакларга,  хөрмәт итәргә, дөрес итеп кулланырга кирәклеген аңладым.  Минемчә, Сезнең иҗатыгыз  безне милләтебезне, телебезне, динебезне яратырга, үз  тамырларыбызны онытмаска  өйрәтә. Балалар өчен язылган  әсәрләрегез аеруча игътибарга лаек. Алар гади генә кебек  күренсә дә, бик тирән тәрбияви  мәгънәгә ия. Әкиятләрегездә  һәм шигырьләрегездә яхшылык һәрвакыт җиңә, гаделлек  өстен чыга. Бу безне дөрес юл  сайларга, намуслы, шәфкатьле,  ярдәмчел булырга өнди.Сезнең  геройларыгыз аша тормыш  дәресләре алабыз.  Кечкенә Апуштан башланган тормыш юлыгыз турында  уйланганда, аның җиңел булмаганын аңлыйм. Ләкин барлык  авырлыкларга карамастан,  халык өчен хезмәт куйгансыз,  иҗат иткәнсез, безгә бәяләп бетергесез мирас калдыргансыз.  Бу – минем өчен зур үрнәк. Ул  миңа тырыш булырга, максатыма ирешергә, беркайчан да бирешмәскә кирәклеген искәртә.  Сезнең иҗатыгыз хәзерге  көндә дә бик актуаль. Безнең  заманда да кешеләр Тукай әсәрләрен яратып укыйлар. Аннан  көч, рух һәм илһам алалар.  Мәктәп дәресләрендә, дәрестән  тыш чараларда шигырьләрегезне өйрәнәбез, ятлыйбыз.  Аларныбәйрәмнәрдә сөйлибез.  Димәк, Габдулла Тукай иҗаты  мәңгелек, һәрвакыт безнең  белән.  Хөрмәтле Тукаебыз, минем Сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре юллыйм. Безгә  рухи байлык, матур әдәбият,  тирән фикерләр калдыргансыз. Киң һәм бай иҗатыгыз  аша яхшылыкка өндәгәнсез.  Хәтта әкият геройларыгыз да  тормышны аңларга булыша.  Һәр укыган саен күңелләребез  чистарып кала, дөнья  матурлыкка төренә.  

БЕЗГӘ БҮГЕН  НИНДИ КИҢӘШ  БИРЕР ИДЕГЕЗ?  

Әгәр мөмкин булса иде, мин  Сезгә бик күп сораулар бирер  идем. Иҗатка нәрсә илһамландырды? Шундый тирән һәм  матур әсәрләр иҗат итү өчен  шагыйрьгә нәрсә кирәк? Хәзерге буынга нинди киңәшләр бирер идегез? Мин ышанам: Сез  безгә һәрвакыт белем алырга,  туган телебезне яратырга һәм  сакларга, намуслы һәм игелекле  булырга кушар идегез.  Яраткан шагыйребез! Сез  – безнең горурлыгыбыз. Габдулла Тукай исеме тарихта  мәңгегә калачак. Без Сезне  онытмыйбыз һәм, ышаныгыз,  киләчәктә дә онытмаячакбыз.  Иҗатыгыз алдагы буыннарга  да юл күрсәтүче якты йолдыз  булып калачак. Сезгә чиксез  рәхмәтемне җиткерәм. Рухыгыз  шат булсын. Сезнең әсәрләрегез мәңге яшәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев