Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Әдәби мәйдан

Күңел моңнарына уралып...

Безнең Күҗәкә авылы күренекле шәхесләре белән дан тота. Язучы-шагыйрьләребез дә күп безнең. Күптән түгел Наилә Вәлиеваның «Күңел моңы» дигән китабы дөнья күрде. 23 май көнне мәдәният йортында әлеге китапны укучы хозурына тәкъдим иттек. Чарада бик күп дәрәҗәле исемнәргә ия булган Әлфия апа Ситдыйкова да катнашты. Яңа гына табадан төшкән Наиләбезнең китабының мөхәррире ул.

 

 


 Мәктәп директоры Рания Сагитовна белән киңәшләшеп әзерлекне 1 ай алдан башлап җибәрдек. Китапны укып чыгып, барлык якларын да искә алып, сценарий төзелде. "Күңел моңы" - тормыштан алынган вакыйгаларны, авылдашларыбыз язмышын чагылдыра.


Чара барышында китапның эчтәлеген ача торган сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтелде, шигырьләр, җырлар яңгырады. Наилә Тәвәнгир кызы, Әлфия Мирзанур кызы үзләренең хисләре белән уртаклаштылар. Наилә ханымның туганнары, дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре котлап изге теләкләрен ирештерделәр.


Бәйрәм кичәсендә район башлыгы Ленар Рафак улы катнашты һәм теләкләрен юллады.


Чараны үткәрүгә күп кешенең хезмәте керде. Кемгә генә эндәшсәң дә каршы килеп тормадылар. Мәктәп коллективы, бердәм булып, укучыларның чыгышларын әзерләде. Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.


Күҗәкәдән китапханәче Ләйсән Акмалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев