Бакчачыга рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аккүз мәктәбе укучылары авылның «Мичурины»- Гаяз Анамов бакчасында экскурсиядә булдылар
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2, 3 класс укучылары 15 ел бакчачылык эше бн шөгыльләнгән, авылыбыз Мичурины - Анамов Гаяз абый белән очрашуда булдылар.
-
Помидор туфракның дымлы, ә һаваның коры булуын ярата
Һәр үсемлекнең дымга таләбе төрле.
-
Помидорларны күчерер алдыннан өч яфрагын өзегез
Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль вакыты. Бу көннәрдә күпләр помидорларын ачык грунтка күчереп утырта. безнең киңәшләр сезгә мул уңыш алырга ярдәм итәр.
-
Чүп үләннәре әчеткесен яшелчәләргә сипсәң, уңыш бермә-бер арта
Бакчачылар бәрәңге түтәлендә эт эчәге күп булудан зарлана. Аннан ничек котылырга белми аптырыйлар. Ул бәрәңге сабагын бер «буып» алса, үсүенә комачау итеп ята. Әмма белгечләр әйтүенчә, «икенче икмәк»нең төп дошманы - сарут (пырей), халык телендә аны кыяк үлән дип тә атыйлар. Ул бәрәңге үсешенә шулкадәр нык комачау итә ки, тамырлары белән бүлбеләрне дә чорнап, булган барлык кирәкле матдәләрне үзенә туплап ята.
-
Суганнарны черетмәс һәм чирләтмәс өчен бездән иң үтемле киңәшләр
Без ел да суганнарны эшкәртеп кенә утыртабыз.
-
Җиләк уңышын арттырыйм дисәк...
Иң беренче эш итеп кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз.
-
Кишерне кайчан чәчәргә кирәк?
Кишер чәчү буенча формалашкан сроклар бар. Аның берсе - апрель ахыры-май башында һәм икенчесе 10-15 июньдә. Ни өчен ике вакытта?
-
Кыяр орлыгы алдыгызмы әле?
Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк: күзләр камаша. Хаклары да төрле. Әлбәттә, кайсын алырга да белмисең. Кыйммәтле орлык алып та, уңышсыз калган еллар була.
-
ҺӘВӘСКӘР БАКЧАЧЫЛАРЫБЫЗГА КИҢӘШЛӘР ПОЧМАГЫ
*Дарчинны (корица) без тәмләткеч буларак беләбез, ә аның гөмбәчеккә каршы тору үзлеге дә бар икән. Үсентегә дарчин порошогын сипсәң, ул аларны авырулардан саклый.
-
Алмагачыгыз тәмле алмалар, мул уңыш белән куандыруын телисезме?
Безнең якларда алмагачлар – бакчачылар арасында иң популяр җимеш агачлары. Сез бу язда яңа сортлар утыртырга җыенасызмы? Алмагач үсентеләрен таныш питомниклардан яки ышанычлы сатучыларддан гына алырга киңәш итәбез.
-
БАКЧАЧЫ БЛОКНОТЫНА КИҢӘШЛӘР
Алмагач җиңел туфракларда, тирән кәсле, уртача балчыклырак һәм дә комсу туфракта яхшы үсә, уңыш бирә, диләр.
-
КАДЕТ МӘКТӘП-ИНТЕРНАТ ТЕПЛИЦАЛАРЫНДА: ЯЗ КӨНЕ “МАША”, КӨЗ КӨНЕ “БРЕНДИ” ШАУЛАП-ГӨРЛӘП УҢЫШ БИРӘ!
Инкяр итмәссез, мәктәп алды бакча участокларында укучылар яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсә, үзләренең тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп җәйге-көзге уңышка ихлас сөенә. Соңгы елларда мәктәп алды бакчачылык участоклары күп кенә район, шәһәр мәктәпләрендә ныклап каралмый, игътибар да юк кебек. Ә менә Актаныш районының Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәп-интернатының тәҗрибә участогы шактый зур, биредә ике теплица да бар.
-
Март аенда бакчачы мәшәкатьләре дәвам итә
Яз белән кыш тартышкан мәлдә дә һәвәскәр бакчачылар тик утырмый бер дә! Алар тырышып бакчаларын карыйлар, бакча-ындыр мәшәкатьләренә чумганнар. Сезне берничә лайфхак белән таныштырыйк әле. Файдасы булгач, рәхмәте безгә булыр.
-
Бушка орлыклар тарату: дөрес хәлме яки ялган хәбәрме?
Күптән түгел “Татарстан кулланучылар җәмгыяте быел халыкка 20 млн сумлык орлыкны бушка таратачак” дип “Татар-информ” агенствосы хәбәрчесе Чулпан Шакирова язып чыккан иде. Әлеге сөенечле һәм файдалы яңалыкны республиканың дәрәҗәле матбугат басмасында укып, бу хакта хәбәрдар райондашларыбыз безнең редакциягә дә бик күп хатлар юллады, эш телефоннарыбыз тынмады. Күпләрне борчый сораулар, аларга ачыклык кертергә кирәк безгә.
-
Бакчада март ае. Һәвәскәр бакчачы ниләр эшли икән?
Март ае – төп бакча эшләренә старт бирелгән чор.