Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
СВОдан ялга кайткан райондашларыбыз кадет-интернат мәктәбе укучылары белән очрашты
Бу көннәрдә хәрби хәрәкәттә катнашучы авылдашлар, райондашлар бер-бер артлы вакытлыча ялга- отпускка кайттылар.
-
Актанышның беренче мәктәбеннән «Беренчеләр» хәрәкәтендә катнашучылар герой пионерлар турында сөйләде
Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары район делегациясе составында Казанда «Беренчеләр» хәрәкәте чараларында катнашып кайттылар. Яңалыклар белән танышу, спикерлардан алган дәрт-дәрман «Сердәш» балалар яшүсмерләр клубы әгъзаларын активлаштырып җибәрде.
-
Туган якның һавасы да икенче
Украинада хәрби хәрәкәттә булган Булат Сафин 2 апрель көнне кыска вакытлы ялга кайтты. Без мөмкинлектән файдаланып, аның белән аралашып алдык.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр белән очрашты
Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез һәм аларның якыннары белән очрашты. Җылы, ачыктан-ачык сөйләшү «Яшьлек» үзәгендә оештырылган иде.
-
Яңа Байсарлылар хәрби операциядә һәлак булган Илназ Егембердиев белән хушлашты
Бүген Яңа Байсарлылар хәрби операция вакытында һәлак булган авылдашлары Илназ Егембердиев белән хушлашты
-
ХАТ КИЛДЕ ПОЧТАГА: Караталда Әфган һәм Чечня яугирләре белән матур кичә
Караталлар, үзләренең мәданият хезмәткәренә, авылның аксакалы Марсил агага бик рәхмәтлеләр. Чөнки, нинди генә бәйрәм, истәлекле көннәр булмасын, алар бердәм булып, төпле фикергә килеп, авылдашлар очрашуларын, мавыктыргыч, кызыклы, истәлекле, шул ук вакытта тарихи чаралар итеп тә уздыралар.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов Казан госпиталендә дәваланучы Рафик Гыйльфановның хәлен белде
Район башлыгы Ленар Рафак улы, яраланып, Казан госпиталендә дәваланган Рафик Гыйльфанов янында булып күчтәнәчләр тапшырды.
-
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарылуның 34 еллыгына багышланган чарадан безнең беренче фотолар
Бүген район мәдәният сараенда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 34 еллыгына багышланган чара уза.
-
Ленар Зарипов: «Сугыш әле дә минем төшемә керә…»
«Челтәр компаниясе» ҖЧҖ-нең «PRO СЕТИ» газетасы Актаныш районы башлыгы, Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов НчЭС директоры булып эшләгәндә интернациональ бурычын үтәгән еллары турында әңгәмә оештырган иде. Игътибарыгызга әлеге язманы тәкъдим итәбез.
-
«Актаныш-информ» Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 34 ел тулуга багышланган патриотик чараны туры эфирда күрсәтә
Актаныш районыннан Әфган сугышында 127 егет катнаша, шуларның алтысының гомере әфган җирендә өзелде. Туган якка кайткач тыныч тормышта да кбез аларны югалта барабыз. Ут эчендә көрәшү, иңгә-иң куеп батырларча ил мәнфәгатьләрен яклаган якын дусларны югалту ачысы үзенекен итә.
-
Яңа Кормаш һәм Татар Суыксуы авылларында Әфган сугышы ветераннары истәлегенә хәтер тактасы куелды
Яңа Кормаш авылында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән батыр солдат Илдар Хафизов һәм Айдар Акмалов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт ага Шәемов вафат
Иске Богады авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт ага Шәемов вафат.
-
Хәрби операциядә башын салган якташыбыз Илсур Хәкимов: Күреп тор, гыйнвар аенда кайтып җитәчәкмен, мин бит «везучий» кеше (фото һәм видео)
Илсур Мәкъсүт улы Хәкимов 1969 елның 2 гыйнварында Актаныш районы Апач авылында туа. 1986 елда Әтәс урта мәктәбен тәмамлый. 1987 елдан 1989 елга кадәр Әфган сугышында катнаша. Хәрби хезмәттән соң башта Чаллыда, аннан Казан шәһәренә яши. Балта остасы булып эшли. Илсур Мәкъсүт улы 2022 елның 17 сентябрендә 4 айга хәрби хезмәт үтү турында контракт төзи. 2022 елның 24 октябрендә Луганск Халык Республикасының Чернопоповка поселогын неонацистлар һөҗүменнән саклаганда, минометлар утына эләгеп һәлак була.
-
Өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүченең кызы Аделина Шәфидуллинага дәүләттән 20 мең сум ярдәм кайтты
4 яшьлек Аделина Шәфидуллина әле хәрби хәрәкәтнең ни икәнен аңлап бетерми. Әмма әтисенең озакка каядыр китәнен белә. «Әти кайчан кайта?» дигән соравына «Яз кайтачак», дип җавап биргән идем, хәзер язны көтә сабый», ди Аделинаның әнисе Гүзәл.
-
Бүген иртән Актанышта 6 егетне өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышка озаттылар
Аларга чакыру кәгазьләре кичә, ягъни 28 октябрь көнне бирелгән иде. Төнгә каршы йөрмәс өчен, озатуны иртән оештырдылар.