Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Ир намусы- ил намусы: Иске Кормаш мәктәбе укучылары Ватаныбыз сакчылары белән очрашты

6 май көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ир намусы- ил намусы» дип исемләнгән бик матур чара булып узды. Ул мәктәптә урнашкан «Туган якны өйрәнү» музеенда алып барылган проект эшчәнлегенә һәм шушы исем астында стенд ачылуга багышланды. Максаты: озак вакытлар музей буенча алып барылган проект эшчәнлеген күрсәтү; Ватан, ил, туган як тынычлыгын саклауга үз өлешләрен керткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплау иде.

             Проект 4 өлештән тора: үз хезмәт вазифасын үтәгәндә вафат булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гелүс Шәрәфуллин, сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән укучыларыбыз һәм хәзерге көндә Украинада барган махсус хәрби хәрәкәттә катнашучылар. Һәрберсендә алар турында мәгълүматлар, аларның фотолары урнаштырылган.

Чарабызның хөрмәтле кунаклары Гелүс абыйның тормыш иптәше Шәрәфуллина Альбина апа, Әфган сугышы ветераны Хамматуллин Фикус абый, озак еллармәктәптә егетләргә башлангыч хәрби әзерлеккә өйрәтүче лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыбыз Латыйпов Рәшит абый, ватанпәрвар егетләр үстергән Сәлимова Хөллия апа, махсус хәрби операциядә катнашып кайткан Гизамов Илсур, аның тормыш иптәше, район эчке эшләр бүлеге вәкилләре Басыров Радик һәм Бәдертдинов Динар һәм җирлегебез башлыгы Кашбразиев Илшат абыйлар булды.

Һәрберсе шушы кичәгә чакырган өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм балаларга үз туган җирләренең патриоты булып үсәргә, авырлыклар алдында югалып калмаска, тәрбияле булырга дип, үз киңәшләрен җиткерделәр.

      Бу чара килгән кунаклар, укытучылар, балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз.

                  Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәрданова Әдилә Әхсән кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев