Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Районыбызның гаярь ир-егетләре сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә Җиңү паркында очрашты

Россиядә 1 июльдә рәсми булмаган, әмма мәгънәсе буенча бик мөһим көн — сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу көн Ватанны саклауга чыккан һәм сугышларда катнашкан барлык сугышчыларга багышлана.

2009 елда 1 июль көнен Россиядә 1945 елдан соң сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар көне дип игълан итәләр. Монда Әфган, Чечня, Азия, Африка, Сирия һәм башка илләрдә барган сугышларда катнашкан ветераннар керә. Әлегә ул дәүләт тарафыннан искә алу көне булып календарьга язылмаса да, сугышчы-интернационалистлар бу көнне ел саен билгеләп үтәләр.

Быел да Актанышның Җиңү паркында сугышчы-интернациолистларга куелган стелла һәм һәйкәл мәйданында
тантаналы чара үткәрелде. Очрашуда Актаныш районы башлыгы, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән ветеран Ленар Зарипов  катнашты. 

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алып чыгыш ясаучылар да шактый булды, күбесе сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар иде, алар изге теләкләр җиткерделәр.

Тантаналы өлеш һәлак булган сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә һәм стелласына чәчәкләр салу һәм гомум фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев