Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ут эченнән исән чыксам, балаларга 50 мең хәер бирер идем: Бүген СВОдагы райондашыбызның нәзере үтәлде
Махсус хәрби операциядәге райондашыбыз Илфак Камалов иң куркыныч нокталарга кереп батырларча көрәшүче егетләребезнең берсе. Илфак Изхар улы чираттагы куркыныч бәрелешләрнең берсендә «Бу ут эченнән исән чыксам балаларга 50 мең хәер бирер идем!» дигән булган. Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә аның нәзере үтәлде.
-
Актаныш бүген тагын бер батыр улы белән саубуллашты
Шәбез авылыннан махсус хәрби операциягә алынган Илдар Хөснияровны соңгы юлга озатырга, районыбызның батыр улы белән саубуллашырга бар авыл халкы, дуслары, хезмәттәшләре килде.
-
Бүген данлыклы генерал Миңлегали Шәйморатовның туган көне!
Бүген данлыклы генерал Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатовның туган көне!
-
Батыр шагыйребез Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алыйк
25 август — татар халкы зур югалтулар кичергән көн: 1944 елның 25 августында, көн уртасында, Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.
-
Батырыбыз 81 елдан соң туган авылы Качкынга кайтты (фоторепортаж)
Бүген районыбызның Качкын авылында 34 яшендә Сталинград сугышында батырларча һәлак булган сугышчы-кызылармеец Зариф Гобәйдуллинның җәсәден җир куенына иңдерделәр. Батыр сугышчы хөрмәтенә Качкын авылының Җиңү һәйкәле янында тантаналы митинг узды.
-
Карт авылында хәрби операциядән кайткан Илнар Арсланов белән очраштылар
Районыбыздан махсус хәрби операциядән шушы көннәрдә тагын биш егетебезнең кыска вакытлы ялга кайтуы көтелә.
-
Такталачыкта авылның батыр егете белән күрештеләр
20 август көнне Такталачык авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы Илзар Сәрвәретдинов белән очрашу узды.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташларыбыз белән очрашты
Бүген махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз туган якка бер-бер артлы ялга кайта.
-
Әфганчы Тутыя Заһидуллина — Мәрданова: Вакыт безне сайлады
Кадерләрен белик, хөрмәтлик Әфганстан ветераннарын! Бүген районыбызның Иске Сәфәр авылында кадер тактасы тантаналы төстә ачылды.
-
Десантчылар лидеры Айдар Фәсхиев: Коры җирдә десантчыларга, ә диңгездә морякларга тиңнәр юк
Актаныш районында һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән йөзләгән ир-егет яши.
-
Диңгезченең авыр яки җиңел юлы юк, бары тик данлы юлы гына бар
Актанышта хәрби җәмәгать оешмалары елда-ел арта бара. Бүгеннән районыбызда «Актаныш диңгез тугандашлыгы» җәмәгать оешмасы тулы куәтенә эшли башлады.
-
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәт итү турында рәсми сайт ачылды
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю өчен рәсми сайт эшли башлады.
-
Безнең горурлык: Райондашыбыз «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләребез турында районыбызга бер-бер артлы сөенечле яңалыклар килеп ирешә тора.
-
Районыбызның гаярь ир-егетләре сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә Җиңү паркында очрашты
Россиядә 1 июльдә рәсми булмаган, әмма мәгънәсе буенча бик мөһим көн — сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу көн Ватанны саклауга чыккан һәм сугышларда катнашкан барлык сугышчыларга багышлана.
-
Махсус хәрби операциядәге райондашыбыз «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз, хәрби хәрәкәтләр ветераны Рөстәм Вәлиев «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.