Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экология культурасын – һәркемгә...

Һәркайсыбызга үзенең табигать баласы икәнен аңлап, аны сакларга, рәхим-шәфкатьле булырга кирәк. Бу дөньяга туфракны таптап үтәр өчен түгел, аны матурлау өчен дә килгәнбез. Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте зур. Хезмәт ярдәмендә кеше табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык сыйфатлары да уяна. Илаһи көчләр безгә бүләк иткән...

Һәркайсыбызга үзенең табигать баласы икәнен аңлап, аны сакларга, рәхим-шәфкатьле булырга кирәк. Бу дөньяга туфракны таптап үтәр өчен түгел, аны матурлау өчен дә килгәнбез.
Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте зур. Хезмәт ярдәмендә кеше табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык сыйфатлары да уяна. Илаһи көчләр безгә бүләк иткән бөек табигать тормышка ямь, мәгънә бирүләр белән безне тәрбияли. Табигать кешенең холкын, дөньяга карашын үзгәртә.
Бай, гүзәл табигать бездә матурлык хисләре генә тәрбияләп калмый, ул яхшылыкка, кешелеклелеккә өнди. Ә кеше олы акыл иясе буларак, бөек табигатьне сакларга тиеш.
Үзәк китапханәдә "Экология" клубы эшләп килә. Быел бу клуб эшчәнлегенә игътибар бигрәк тә көчле. Айга ике тапкыр клуб дәресләре һөнәр лицее укучылары белән үткәрелә. Дәресләрдә инновацион алымнар, мультимедиа, слайд-шоу кулланабыз, шуңа күрә дәресләр бик кызык, мавыктыргыч уза.
Быел гына да Татарстанда яшәүче хайваннар, еланнар, балыклар, кошлар, үсемлекләр турында, агачлар, дару үләннәре, гөмбәләргә багышлап чаралар үткәрелде.
Киләчәктә дә клуб үзенең эшчәнлеген дәвам итә. "Экология" клубы табигатькә сакчыл караш тәрбияли, районыбыз да чиста экология өчен көрәшә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев