Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иске Кормаш мәктәбеннән язалар: Мөгаллимә укучысы белән бәйгеләрдә җиңгән
27 апрель көнне Зәй шәһәренең 6 санлы мәктәбендә “Тукай укулары” дип исемләнгән XIII Регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Рәхмәтуллин Самат призёр булды, укытучысы Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы.
-
Аккүз мәктәбеннән яңа хәбәр- Укучылар республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан
2 май көнне Сарман районының Җәлил мәдәният сарае базасында укытучылар һәм укучылар өчен «Заманча дөнья геоэкологиясе» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
-
«Китап укучыларны үстерәбез» Бөтенроссия конкурсында Аккүз мәктәбе укытучысы зур уңышларга иреште
2023 елның 27 апрелендә балаларны укуга, гаиләдә укуны алга сөрү һәм аларга ярдәм итү буенча иң яхшы методик эшләнмәләргә «Китап укучыларны үстерәбез» Бөтенроссия бәйгесе узды.
-
Даими авторыбыз яза
Актив хәбәрчебез, Аккүз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия ханым Җәмилованың чираттагы яңалыгын сезнең игътибарга чыгарабыз.
-
Афәрин, Назлыгөл!
Аккүз якларыннан сөенечле хат кабул иттек.
-
Укытучы һәм остазлар елы: Бүген районыбызның технология укытучылары һәм лаеклы ялдагы педагоглар түгәрәк өстәл янында очрашты (фотолар)
Педагоглар һәм укытучыларның тәҗрибә уртаклашу семинарлары, гадәттә, кабинет кысаларында исәп-хисап тотуга кайтып кала. Бүгенге очрашу исә әлеге калыплашкан киңәшмә кысаларыннан бик үзгә оештырылган иде.
-
Актаныш районы укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада призер булдылар
Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләделәр. Актаныш районыннан Арсланова Энҗе һәм Шакирова Лиана призерлар буларак хөрмәтләнделәр.
-
Яшь рәссамнарның эшләре «Минем гаиләм - минем байлыгым» республика конкурсына җибәрелде
2023 нче елның 24 апреле көнне Мәгариф идарәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Минем гаиләм - минем байлыгым» темасына республика рәсем конкурсының муниципаль этабын уздырды.
-
Район укучылары «Тирә - яктагы дөнья» ( «Мир вокруг нас») регионара фәнни- гамәли конференциядә җиңде
2023 нче елда игълан ителгән «Укытучы һәм Остаз елы» унаеннан Чаллы дәүләт педагогия университетының тарих һәм география факультетында 22 нче апрель көнне мәктәп укучылары өчен «Тирә - яктагы дөнья» ( «Мир вокруг нас») регионара фәнни- гамәли конференциясе үтте.
-
Аккүз укучысы «Безнең тирәдә дөнья» региональ фәнни-гамәли конференциясендә I урынны алды
2023 елның 22 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында уздырылган «Безнең тирәдә дөнья» региональ фәнни-гамәли конференциясендә I урынны алды. Җитәкчесе: Гарипова Розалия Данис кызы.
-
«Каенкай»да яңа проект- “Балалар бакчасы һәм гаилә”
Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында педагог бик авыр, бик җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Дөньяда яшәгән һәр кешенең язмышы педагогка бәйле. Кешелекнең киләчәге - алар кулында.
-
Иске Байсар укучылары инглиз телендәге спектакль белән Казанга конкурска барачак
Бүген Чаллы шәһәрендә инглиз телендәге театр конкурсларының зона этабы узды.
-
Китапханәчеләрнең район семинарында Г. Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон катнаша
Бүген Киров мәктәбендә китапханәчеләрнең районкүләм семинары уза. Мәктәп китапханәчеләре «Балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыруның яңа идеяләре һәм формалары» темасына тәҗрибә уртаклаша. Семинар эше шактый кызыклы һәм киң программаны эченә алган.
-
«Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре республикакүләм «Яшь мастер – 2023» чемпионатында җиңделәр
«Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз Хаҗиева Элина Марат кызы һәм Хәйдәрова Аида Булат кызы, районыбызда һәм Минзәлә шәһәрендә узган этапларда җиңү яулап, Республика күләмендә үткәрелгән IV Төбәкара «Яшь мастер – 2023» чемпионатының региональ этабында катнашу хокукы алганнар иде.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге район буенча үрнәк (фотолар)
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы катнашында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-организаторларның киңәшмәсе узды.