«Шәҗәрәләр - нәсел агачы» X төбәкара фәнни - гамәли конференциядә Актаныш укучылары призер һәм лауреат булдылар
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Шәҗәрәләр - нәсел агачы» X төбәкара фәнни - гамәли конференциядә Актаныш районы укучылары актив катнашып уңышларга иреште.
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы
Миргалимова Зәлия Ришат кызы; Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Гайсина Чулпан Радик кызы призер;
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучылары Ногманова Алинә Ранис кызы һәм Әминова Чулпан Николай кызы лауреат булдылар. Укучыларны, укытучылары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызын, Гайсина Лилия Фәнил кызын, Теләкәй мәктәбе директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызын, Такталачык мәктәбе директоры Хаҗиев Алмаз Сәяф улын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Материал Актаныш районы мәгариф идарәсе ярдәме белән әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев