Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Уразай мәктәбендә: Авиамодельләштерү конкурслары укучыларда хәрби машиналарга карата кызыксыну уятты
Уразай мәктәбе укучылары технология дәресләрен көтеп ала. Соңгы елларда техник модельләштерү түгәрәкләре эшли башлагач мәктәпнең иң теге башындагы кабинетның ишеге бер дә ябылып тормый. Үзләре ясаган самолетлар, судноларны я очыртып, я суда йөздереп карыйлар да бер-берсенеке белән чагыштыралар. Җитешмәгән якларын ачыклап төзәтәләр, камилләштерәләр.
-
Аккүз мәктәбе укучысының эше «Ватанга хезмәт итәм» республика проектлар конкурсында II урынга лаек булды
15 апрельдә Казан шәһәре Идел буе районының 78 нче «Фарватер» лицее базасында «Ватанга хезмәт итәм» Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары һәм педагогларының XII ачык республика проектлары конкурсы узды.
-
Космонавтика көнендә Чалманарат китапханәсенә авыл балалар бакчасы нәниләре кунакка килде
12 апрель -Космонавтика көне. Чалманарат китапханәсе һәм мәдәният йортына авылның балалар бакчасы нәниләре кунакка килде.
-
РАЙОНЫБЫЗ УКУЧЫ-ЯШЬЛӘРЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ «АЛГА - ПОЕХАЛИ» ФОРУМЫНДА: «АКТАНЫШ БАЛКЫШЫ» КОМАНДАСЫ КАЗАН СӘХНӘСЕН ЯУЛЫЙ
10 апрельдән 14 апрельгә кадәр Казан каласында беренче «Алга! - Поехали!» яшьләр форумы үтә. Эчтәлеге һәм эшчәнлеге белән пеонерия оешмаларына алмашка килгән әлеге хәрәкәт, Россия президенты В.В.Путин указы нигезендә тормышка ашырыла. Районыбыз данын форумда 1нче һәм 2нче санлы Актаныш гомум белем бирү мәктәпләре, гуманитар гимназия, Актаныш технология техникум егет-кызларыннан оешкан «Актаныш балкышы» командасы яклый.
-
Укучылар химия фәненнән ТДИ биреп карады
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында химия фәне буенча биреп карау имтиханы үтте.
-
Актаныш гимназиясенең ата-аналар комитеты «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфиналында җиңде
Чаллы шәһәрендә ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфинал туры узды.
-
ТАТНЕФТЬ - ЗУР МАКСАТЛАРГА ЮЛ АЧА: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА ЯНӘ ЗУР ҖИҢҮ
Административ хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары АЛСУ МИҢНЕӘХӘТ КЫЗЫ ВӘЛИЕВА - «ЭНЕРГИЯ ДОБРА» ТАТНЕФТЬ ХӘЙРИЯ ФОНДЫ ГРАНТЫ ҖИҢҮЧЕСЕ. 2023-2024 елда гамәлгә ашырылачак «Һөнәр алуга чикләр юк!» проекты, мөмкинлекләре чикле студентларның ихтыяҗын кайгыртып, уңайлы мөхит тудыруга юнәлдерелгән. Проектны гамәлгә ашыру өчен 190 000 акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Технология техникумына «Татнефть» АҖ гранты кайтачак
Актаныш технология техникумынын Административ хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Алсу Миңнеәхәт кызы Вәлиева «Игелек энергиясе» «Татнефть» хәйрия фонды гранты җиңүчесе.
-
Башкала педагоглары Балалар иҗат үзәгендә әти-әниләр өчен махсус дәресләр оештырды
Бүген районыбыз ата-аналары бала тәрбияләүдә башкала белгечләреннән дәресләр алды.
-
Киров мәктәбе үткәргән «Профессионаллар-2023» чемпионатында район укучылары авыл хуҗалыгы буенча белемнәрен күрсәтте
Бүген Киров мәктәбендә Казан Дәүләт аграр университет белән берлектә «Яшь фермер мәктәбе»нең «Профессионаллар-2023» чемпионаты узды.
-
«Игелек энергиясе» конкурсында җиңгән өчен Пучы мәктәбенә 150 мең сумлык җиһазлар кайтачак
5 апрель көнне «Татнефть» компаниясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Алдагы еллардагы кебек үк, компания номинацияләре социаль өлкәләрне үз эченә алган. Бу - «Халыкның социаль катламнарын яклау», «Гаилә, ата-ана һәм бала», «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм», «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек», «Мәдәният һәм сәнгать», «Тарихи мирасны саклау», «Әйләнә — тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау», «Яшьләр проектлары» һәм «ТР көньяк-көнчыгышында картинг-клубларны үстерү».
-
ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘСЕ: ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК ЧЕМПИОННАРЫ
Татарстанда WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы башланды.Чемпионатның максаты - һөнәри юнәлеш буенча иң-иңнәрне билгеләү. Мәктәп укучылары район, республикакүләм олимпиадаларын зур әзерлек һәм дулкынлану белән көтсә, булачак һөнәр осталары чемпионатта үз көчләрен сыныйлар.
-
Бүген район мәктәпләре укытучыларына ноутбуклар тапшырылды
2023 ел Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елы итеп билгеләнде.
-
“Умырзая” балалар бакчасында төбәкара семинар узды
“Умырзая” балалар бакчасында “Педагогларның ата-аналар белән үзара эшчәнлегенең психологик-педагогик нигезләре” темасы астында төбәкара семинар узды.
-
Яңа Әлем балалар бакчасында Минзәлә, Мөслим, Яр Чаллы, Актаныш, Башкортстанның Краснокама районы педагоглары тәҗрибә уртаклашты
Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында Минзәлә, Мөслим, Яр Чаллы, Актаныш, Башкортстанның Краснокама районнарыннан килгән балалар бакчалары педагоглары һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең чыгарылыш төркем укучылары катнашында төбәкара семинар узды. .