Актанышның беренче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафына кабул иттеләр
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафына кабул иттеләр.
Актанышның беренче мәктәбенең беренче сыйныфына 2024-2025 нче уку елында укырга 49 бала кергән. Алар өч параллель сыйныфта белем ала. Бүген алар барысы да беренче укытучылары белән «Россия бөркетчекләре» сафына кабул ителделәр.
Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Алга таба беренчеләр «бөркет»ләрнең кануннары белән таныштылар, Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә вәгъдә бирделәр.
«Россия бөркетчекләре»н мәктәп директоры Альберт Мансуров, ветеран укытучы Вәзилә Чинаева котлап изге теләкләрен җиткерделәр.
Бөркетнең кыю, тәвәккәл, үз дигәненә ирешүче көчле кош булуын балалар белән ачыклап, шушы сыйфатларга ия булырга кирәклеген әйттеләр.
«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм бәйрәм кунаклары беренчеләрнең түшләренә «Россия бөркетчекләре» билгеләрен беркетте.
«Россия бөркетләре» бу исемне лаеклы йөртерләр һәм киләчәктә илебезнең горурлыгы булырлар дип ышанабыз.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев