Сез сораган идегез рубрикасы буенча яңалыклар
-
Син озын гомерлеме? (тест)
Тикшеренүчеләр кешенең озын гомерлелек потенциалын бәяләүче 9 тест әзерләгән.
-
Актанышта май каникулларында ничек ял итәбез?
Быел 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме чәршәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял көннәре 28 (якшәмбе), 29 (дүшәмбе), 30 (сишәмбе) апрель һәм 1 май (чәршәмбе) булачак. Ә шимбә, 27 апрель, эш көне булачак. Шулай итеп, алты көнлек эш атнасы тиздән тәмамлануга таба.
-
Район үзәк хастаханәсенең май ялларында эшләү тәртибе
Тиздән озын-озак май яллары. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев май каникулларында хастаханәнең эш графигын раслады.
-
Май бәйрәмнәрендә Актанышның күпфункцияле үзәге (МФЦ) ничек эшли?
Май бәйрәмнәрендә, аерым алганда 1 май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 май- Җиңү көнендә Актанышның күпфункцияле үзәгендә (МФЦ) гражданнарны кабул итүләр булмый.
-
Актанышның беренче язгы ярминкәсенә рәхим итегез!
27 апрельдә, шимбә көнне, Актанышта беренче язгы ярминкә булачак.
-
Башыгызны ташлап чабарга ашыкмагыз әле: 5-12 апрельгә йолдызнамә
Организмыгыз инде күптән сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.
-
Башыгызны ташлап чабарга ашыкмагыз әле: 5-12 апрельгә йолдызнамә
Организмыгыз инде күптән сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.
-
Газчыларны өйгә кертмәгән өчен штрафлар артырга мөмкин
Россиядә 2024 елда газ хезмәтләре хезмәткәрләрен фатирларга кертмәгән өчен штрафлар арттырылырга мөмкин.
-
Сезне тыныч атна көтә: 27 март – 3 апрельгә йолдызнамә
Сезгә яңа тәэсирләр кирәк. Тормышыгызны үзгәртү үзегездән тора.
-
1 апрельдән Актаныш районы мәктәпләренә Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана
1 апрельдән республикада яшәүчеләр Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гариза бирә ала.
-
Бүген, 27 март көнне Агыйдел кичүе аша автотранспорт хәрәкәте ябыла
Бүген, 27 март көнне Мәскәү вакыты буенча 10.00 сәгатьтә Агыйдел кичүе аша автотранспорт хәрәкәте ябыла.
-
1 апрельдән пенсияләр артачак. Кемнәрнеке?
1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең бер өлешенә социаль пенсияне 7,5 процентка арттырачаклар.
-
Сәхәргә тормыйча гына ураза тотарга ярыймы?
Изге Рамазан аенда ураза тотучыларның дин галимнәренә, табибларга бик күп сораулары барлыкка килә. Әлеге аңлатмаларда әнә шундый сорауларга җаваплар таба аласыз.
-
Татарстанда көндез - 2 градус булачак
Бүген, 27 февральдә, Татарстанда антициклон аркасында коры һәм тыныч һава торышы сакланачак, температура фоны күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
Гаилә елында гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә?
Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. 2023 елның 22 ноябрендә Владимир Путин “Русиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында” указга кул куйды. Указ шул ук көнне үз көченә керде. Моннан тыш, Русия Президенты Хөкүмәткә 27 декабрьгә кадәр Гаилә елын уздыру буенча оештыру комитетын формалаштырырга, шулай ук куелган максатларга ирешү өчен кирәкле чараларны финанслау чыганакларын билгеләргә кушты. Указда шулай ук оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнүе турында да белдерелде. Ноябрь ахырындагы чыгышында ул балаларның һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар планлаштырылуын ассызыклады. Алар арасында мәҗбүри диспансерлау кысаларында хезмәткәрләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерү дә бар. Соңгы елларда Президент демографик проблеманы хәл итәргә кирәклегенә игътибарны көчәйтә. 2022 елда Русиядә туучылар санының суммар коэффициенты — 1,42гә тигез булган. Соңгы 30 елда максималь күрсәткечкә 2015 елда ирешелгән. Анда күрсәткеч 1,78 була. Шул ук вакытта халык санын саклап калу өчен бер хатын-кызга исәпләгәндә туучылар санының суммар коэффициенты 2,1 тирәсе булырга тиеш. Ә халык үсеше өчен — тагын да югарырак.