Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Укытучыларга хезмәт хакын ничек түләячәкләр?

Ил хөкүмәте укытучыларга хезмәт хакы исәпләүнең яңа ысулына күчәргә әзерләнә.

 

 Реформа 2027 елдан башланырга

мөмкин. Максаты: төрле

төбәкләрдә эшләүче укытучыларның

хезмәт хаклары арасындагы зур аерманы

бетерү. Хезмәт хакының 70 процентын

оклад, 30 процентын өстәмәләр

тәшкил итәргә тиеш дигән фикер бар.

Владимир, Сахалин өлкәләрендә,

Удмуртиядә пилот проекты эшли

инде. 2026 ел нәтиҗәләре буенча бу

төбәкләрдә укытучыларның хезмәт

хак­ ларына җентекле анализ ясау планлаштырыла.

Аның нәтиҗәләре уңай

булса, бу системаны кертү турында уйлый

башларга мөмкиннәр. Яңа модель

керемне аңлаешлырак һәм тотрыклырак

итәргә тиеш. Оклад база финанс

тотрык­ лылыгын тәэмин итәргә, ә

өстәмәләр эш сыйфаты һәм күләме өчен

бүләкләү мөмкинлеген саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев