Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Быел декрет ялы өчен максималь пособие күләме 955 836 сумны тәшкил итә

Йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиеләре — аналарга мөһим дәүләт ярдәме. Әлеге ярдәм «Гаилә» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ата — аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның актив озак яшәве өчен шартларны үстерү һәм мохтаҗларга сыйфатлы тәрбия бирү - «Гаилә»милли проектының төп бурычлары.

Россиядә Социаль фонд тарафыннан түләнә торган йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиеләре — аналарга күрсәтелә торган әһәмиятле ярдәм чараларының берсе.

Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсе әлеге максатларга якынча 4 миллиард сум акча күчерде. Пособиеләрне декрет ялындагы 27,5 мең әни алды.

Кемнәр пособиегә хокуклы?

Пособие түбәндәге категориядәге эшләүче хатын-кызларга каралган:

  • йөклелек һәм бала табу буенча ялда булучыларга;
  • өч айга кадәрге баланы (балаларны) уллыкка яки кызлыкка алучыларга.

Пособие күләме

Әлеге түләү ял башланган елга кадәрге ике ел өчен уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә исәпләнә.

Оешма ябылу сәбәпле эштән азат ителгән хатын-кызлар да әлеге пособиегә дәгъва итә ала.

Декрет ялының дәвамлылыгы

  • 140 көн (70 + 70) — стандарт очрак;
  • 156 көн (70 + 86) — катлаулы бала табу вакытында;
  • 194 көн (84 + 110) — күп балалы йөклелек булганда.

2026 елда 140 көнлек стандарт декрет ялы өчен максималь пособие күләме 955 836 сумны тәшкил итәчәк.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие — гаиләләргә ярдәм итүнең күпсанлы чараларының берсе генә. Алар Россия Социаль фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Санлаштыру нәтиҗәсендә күпчелек түләүләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн рәвештә рәсмиләштерергә яки проактив тәртиптә алырга мөмкин.

Гаилә иминлеге — дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев