Минималь хезмәт хакы арта
Татарстанда 2026 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) арту кешенең хезмәт хакына һәм пособиегә тәэсир итәме?
2026 елда
Россиядә ел саен минималь
хезмәт хакы (МРОТ) күтәрелә.
Бу хакта “Интертат” һәм башка
рәсми мәгълүмат чараларында
хәбәр ителде.
Хезмәт өчен түләүнең мини-
маль күләме (МРОТ)
–
дәүләт
билгеләгән иң түбән күләмдәге
хезмәт хакы. Хезмәткәр тулы
эш аен, барлык сәгатьләр-
не яки сменаларны үтәгән
очракта, эш бирүче аңа әле-
ге күләмнән кимрәк түләүгә
хокуклы түгел. МРОТның төп
бурычы
–
хезмәткәрләрне үтә
түбән керемнәрдән яклау һәм
социаль тотрыклылыкны тәэ-
мин итү.
Хезмәт өчен түләүнең ми-
нималь күләме (МРОТ) Росстат
исәпләп чыгарган медиана
хезмәт хакына бәйле. 2021 ел-
дан бирле МРОТ шул медиана
эш хакының 42 процентын
тәшкил итә. Әлеге пропорция
һәр 5 ел саен каралып торырга
тиеш.
Ул хезмәт хакына йогын-
ты ясый. Эш бирүче рәсми
эшләүче хезмәткәргә МРОТтан
түбәнрәк хезмәт хакы бил-
геләргә тиеш түгел.
Вакытлыча эшкә яраксыз-
лык буенча пособие, шулай
ук йөклелек һәм бала табу
буенча түләнүче суммалар
хезмәт өчен түләүнең мини-
маль күләме (МРОТ) нигезен-
дә исәпләнә. МРОТ күтәрелү
белән әлеге түләүләр дә арта.
Кайбер штрафлар, иминият
кертемнәре һәм башка фи-
нанс йөкләмәләр хезмәт өчен
түләүнең минималь күләменә
бәйле була, ул оешмаларның
чыгымнарына тәэсир итә.
2026 елның 1 гыйнварыннан
Татарстан Республикасында
хезмәт өчен түләүнең мини-
маль күләме (МРОТ) 27 093 сум
итеп билгеләнде. Бу
–
Росстат
мәгълүматлары буенча 2024
елдагы 56 443 сумлык медиана
хезмәт хакыннан 48 процент.
Хезмәт өчен түләүнең мини-
маль күләме (МРОТ) күтәрелү
оешмаларга да, хезмәткәрләр-
гә дә йогынты ясый: ул хезмәт
хакының минималь дәрәҗәсен
билгели һәм халыкның тор-
мыш дәрәҗәсенә тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев