Бүгеннән социаль пенсияләр арта
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләрне арттыру каралган. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, индексация 6,8 процент тәшкил итәчәк һәм ул якынча 4,3 миллион кешене колачлаячак.
Социаль пенсияләр дәүләт тарафыннан бирелә торган түләүләргә керә. Алар картлык, инвалидлык яки гаиләдәге туендыручыны югалту очракларында билгеләнә. Әлеге арту барлык социаль пенсия алучыларга да кагылачак, шул исәптән тиешле хезмәт стажы булмаган кешеләргә дә.
Депутат аңлатканча, картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясенә караганда биш елга соңрак билгеләнә. Бу, гадәттә, кешенең рәсми рәвештә эшләмәве яки кирәкле стаж һәм пенсия коэффициентларын җыя алмавы белән бәйле.
Индексация нәтиҗәсендә, 1 апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме якынча 1000 сумга артып, 16,5 мең сумга җитәчәк. Инвалид балалар өчен түләнә торган пенсия уртача 1,6 мең сумга үсеп, 24,5 мең сумга кадәр күтәреләчәк.
Пенсия күләменең артуы һәр кешенең аерым күрсәткечләренә бәйле булачак. Шунысы мөһим: яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла, моның өчен гариза бирү таләп ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев